Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

“Әтинең әнине озын чәчләреннән өстерәп тупас итекләре белән тибә-тибә кыйнаулары куркыныч төш булып истә калган”

Мин әнинең иркә, үзсүзле кызы идем. Ни өчен шулай үземне генә ярата торган булып тәрбияләнгәнмендер, чөнки яшьтәшләрем арасында бердәнбер булып үскән мин генә түгел югыйсә. Әни мине ялгыз тәрбияләде, бар табынганы мин идем. Моңа шулкадәр өйрәнеп җиттем, хәтта әнине өебезнең бер гөнаһсыз җан иясе песиебездән дә көнли идем. Бездән бер генә өй аркылы яши торган әбиемнең дә бөтен игътибары миндә иде… Әнием 27 яшьтән тол калды. Аңа кадәр үткән 4 ел дөрләп торган тәмугта үтте.

Әти бик холыксыз иде. Эчеп кайтып, өйдәге барлы-юклы бөтен әйберне пыр туздырып урамга ыргытулар, икенче көнне чәй эчәргә бер стакан калдырмыйча, табак-савыт ватулар, әнине озын чәчләреннән өстерәп тупас итекләре белән тибә-тибә кыйнаулар, минем чырылдап әнине якларга ташлануларым куркыныч төш булып истә калган.

Ходай аннан безне үзе аерды, үзе коткарды. Әти, закон нигезендә аерылып, үзенең бер сөяркәсе белән каядыр китеп югалды. Шуннан башланды инде. Бер-беребезнең җылысын тоеп, бер диванда йоклыйбыз… Мин әнинең күкрәгенә сыенып ятарга ярата идем. Ул уянып киткән саен, мине кысып-кысып сөя иде.

Көннәрдән беркөнне… их, нигә мин әниемне тыңлый да, аңлый да алмадым икән?! Юкса бит, 13 яшьлек кыз идем.

Әнинең 34 яшен билгеләп үттек ул көнне. Бик якын дусты Рәхилә апа ярым шаяртып, ярым җитди итеп әйтеп куйды:

– Рәзинә, дустым! Кызны да үстереп җиткердек. Әле син үзең дә кызлардан ким түгел.

Яшең үтмәстән әллә берәр уңайлы гына кеше белән бәхетеңне сынап карыйсыңмы? Кешесе туры килсә, гаилә тормышының авырын ул өстери бит, – аннан миңа карап көлемсерәп өстәде, – Гүзәл дә каршы килмәс. Ул эт белән әнисенең ничек җәберләнгәнен онытмагандыр бит. Минем бөтен тәнемә ут капты. Тик көн саен матур күлмәкләр тегеп бирүче Рәхилә апаны гафу иттем. Әни дә бу сөйләшүне шаяруга санады.

Тик ул көн килде. Базык кына гәүдәле, кара бөдрә чәчле, ягымлы гына ир кеше кыяфәтендә ишек шакып керде. Аның белән бергә керүче Рәхилә апаны да күргәч, йөрәгем «жу» итеп китте. Әйтерсең, идәннәр сыгылып төште, стеналарга кадәр кыса иде мине. Әни өстәл әзерләгәндә, мин киенеп әбиемә йөгердем. Өйдәге хәлне ашыга-ашыга сөйләвемне тыңлап торды да, гадәттәгечә, сабыр гына тавыш белән әйтеп куйды:

– Башта өсләреңне сал, сөйләшик, аңлашыйк. Аннан соң, кызым, бер дә гаеп итәр җир юк. Әниеңнең бу дөньяда яшәгәндә бәхетле булырга тулы хакы сине генә карап ята алмас бит. Инде ятимлекне сизмәдең. Озакламый син дә китәрсең, балалар бит алар очкан кош, ә ул кем белән кала? Ялгыз каз кебек берүзе картаер микәнни?.. Тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп синең елга бер кайтуыңны көтәрме?

Мин тагын да зәһәрләнеп ишекне шапылдатып ябып урамга атылдым.

Ул көне ялгызым карлы урамнарда озак йөрдем. Башта әллә нинди уйлар давыллады. Димәк, бу турыда әби дә белгән. Бар да белгәннәр, ә миннән яшергәннәр, мине мыскыл иткәннәр. Әби булып әби миңа хыянәт иткән. Кайларга китеп югалырга, кайларга китеп сыенырга. Уйларымны әнинең йомшак кына эндәшүе бүлде. «Гүзәл кер өйгә, бәбкәем, туңып беткәнсең бит, нишләп йөрисең, кер балам»…

Кергәч, әни мине сөя-сөя өсләремне салдырды, тәм-томнар тулы өстәлдә чәй әзерләде. Үзе минем күземә күтәрелеп карарга да кыймыйча әйтеп куйды: «Синнән башка хәл ителә торган эш түгел, кызым, бу төптән уйлап хәл итә торган әйбер. Әгәр син рөхсәт итмәсәң, мин дә риза түгел».

Тик шулай да бер ярты еллап Рәхилә апа белән әби үгетли торгач, риза булмасам да, каршы килмәдем.

И, мәхәббәтсез күренүләре шул Заһир абыйның. Мин сыенып ята торган күкрәккә ул башын куеп ята торгандыр инде. Юынуларына, ашауларына кадәр җенем сөйми, булса да булыр икән җеннәргә тиң җан иясе! Их, китәр идем берәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән ерак җирләргә. Күрмәскә иде шуларның икесен бергә.

Шулай 5 ел үтте. Мин 10 классны тәмамлап, институтка укырга кердем. Тик ачуым кимемәде. Юкса, эчми, тартмый торган тыныч холыклы кеше үзе. Миңа яхшылыктан башка нәрсә эшләгәне юк. Әнине хөрмәт итә.

Әни озакламый бәби алып кайтырга тиеш иде. Табиблар аңа бәби табуның сәламәтлеге өчен куркыныч икәнлеген аңлатырга тырышсалар да, ул ана булырга теләде, бик теләде. Мин аның бу теләгеннән дә үлеп көнләштем. Аның бик еш кан басымы күтәрелә, хастаханәгә озатканда да төсе киткән, хәле юк иде. Ә бит мин аңа: «Ятып тор, әни, ял итеп тор әле», – дип тә әйтмәдем. «Үзеңне сакла, мин бит сине бик яратам», – димәдем. Озатканда да, элеккеге кебек, аның кочагына сыенып, маңгайларыннан үбеп, күрсәткән газапларым өчен гафу үтенмәдем!

Бу саубуллашу көненең әнине исән чагында миңа төбәлгән хәлсез карашлары соңгы әрнүле карашлар икәнен син генә белгәнсең бит, Аллам! Соңгы көннәрендә мин аны тәмуг утларына салып яндырганмын бит, ул миңа ялгыш сүз әйтергә дә курка иде бит. Я, Ходам, әти урынына газраил булып яши калганмын бит. Бер ялгыш сүз чыгу белән ишекне зырылдатып ябып чыгып китүләр, аның әзерләгән ашыннан йөз төрле гаеп табып, табынга утырмаулар, минут саен Заһир абыйга төрттереп, теләсә нинди мәгънәсез сүз әйтүләр аның сәламәтлегенә никадәр зыян салгандыр. Күңеле белән уйлангандыр, сызлангандыр, газаплангандыр.

Аның үлем хәбәрен мин институтның тулай торагында ишеттем. Башта катып калдым, аннан мендәрем белән күзләремне каплап, күпмедер үкседем. Күз алдымнан аның кыска, бәхетсез гомере, кино тасмалары кебек, сызылып-сызылып, йөрәгемне өтеп үтте.

Икенче көнне иртүк кайтырга чыктым. Кайтып кергәндә, өй тулы кеше. Әнинең якты кара күзләре мәңгегә йомылганнар, төсе дә бераз саргаеп киткән… Ә ул, йоклаган кебек, тыныч кына ята. Ул хәтта сабыен да дөньяга китерә алмаган. Баш очында кара кайгыга батып, Заһир абый басып тора.

«Әти!» – дидем мин беренче мәртәбә, ничек бу сүз телемнән ычкынганын үзем дә сизмичә. Ул мине кочагына алды да елап җибәрде. «Нишләттек без әнине, әти?!»

Бу күпләрне «аһ» иттерерлек, дер селкетерлек үкенүне дә, сызлануны да җыйган аһәң иде…

«Икесен бергә күрмәскә иде!» – ди идем мин күңелемнән. Ходай ни өчен Менә шундый бәхетсезлек теләгәндә ходай ни өчен якынрак була икән, тизрәк ишетә икән?!

Менә монда – әнием кабере… 8 Mарт белән котларга иде дә бит үзен, йөрәктән чыккан сүзләр белән. Теләргә иде тигез тормыш. Күтәреп әйләнер идем нәни апаем белән Азнакай урамнарын… Соң шул инде. Бик соң аңладым шул! Гафу ит, кадерлем, әнкәем, газизкәем!

Мәгъсүмә ГӘРӘЕВА язып алды

Фото: www.pixabay.com | Tumisu

Безнең гәҗит

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев