Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Туйны алып барган тамада кияү егетенә үзе кияүгә чыккан

Тамада тәртипле, әдәпле кияүгә карап, эчтән генә кызыгып куя...

Новосибирск өлкәсенең Краснообск шәһәрендә гадәти булмаган хәл булган: туйны алып барган тамада... кияүгә үзе кияүгә чыккан. Алар 11 ел инде бергә кулга кул тотынышып яшиләр, бәхетле дөнья көтәләр, дип хәбәр итә “Комсомольская правда” гәзите.

40 яшьлек Елизавета Филиппова журналистларга шуны бәян иткән: ул 17 яшендә беренче ире белән таныша, биш елдан аңа кияүгә чыга, кызлары туа. Ике елдан никахлары таркала, ире үзенә яңа мәхәббәт таба.

25 яшьлек Елизавета тамадалар курсы үтә дә, төрле чаралар алып бара башлый. Беркөнне аны бер танышларының туен алып барырга чакыралар. Елизавета тәртипле, әдәпле кияүгә карап, эчтән генә кызыгып та куя.

Бер елдан уртак танышы Елизаветаны туган көненә чакыра. Елизавета Александр белән тагын очраша. Әмма егет бу юлы берүзе генә килә. Аларның никахы ярты елдан ук таркалган булып чыга.

Шушы очрашудан соң инде алар аерылмыйлар. Александр – Кыш бабай, Елизавета Карсылу булып киенеп, бергә эшләп тә алалар.

Шулай да бер көнне сүзгә килешәләр. Александр дәшми-тынмый гына чыгып китә дә кире чәчәк һәм алтын балдак тотып әйләнеп кайта. Ул кызга үзенә кияүгә чыгарга тәкъим ясый.

Чыганак: "Өмет"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X