Саба таңнары

Сабинский район

18+
Котлаулар

ТИМЕРШЫКТА ЯШӘҮЧЕ ИЛШАТ НАИЛ УЛЫ НУРУЛЛИНГА – 50 ЯШЬ

19 апреля 2017, 12:48

678

0

0

ТИМЕРШЫКТА ЯШӘҮЧЕ  ИЛШАТ НАИЛ УЛЫ  НУРУЛЛИНГА – 50 ЯШЬ

Кадерле әтиебез! Сине олы юбилеең белән котлыйбыз! Гомернең озынын, бәхетнең зурысын, шатлыкларның олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысын, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын. Әни белән бер-берегезгә терәк булып, бары шатлык-куанычта гына гомер кичерергә язсын!

Син өйрәттең үз үрнәгең аша

Бу тормышта яшәү серләрен.

Күпме наз һәм сөю сыйдырган бит,

Безне уйлап типкән йөрәгең.

Рәхмәт сиңа, әти, барысы өчен,

Тәрбияңә, биргән назыңа.

Күңел тынычлыгы юлдаш булсын

Картлыгыңның якты язында.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Мөнирә, әниең Маһрибикә, балаларың Илназ-Гөлшат, Гөлназ һәм кода-кодагыйларың да кушыла.

Защити себя!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев