Бик җайлы лимон джемы
Аш-су

Бик җайлы лимон джемы

Кирәк булачак: 1 кг лимон 3 кг шикәр комы 2 л су

Әзерлибез: 
⠀
1. Лимонны җылы су астында яхшылап итеп юабыз.

2. Тышы белән бергә юка телемләргә турыйбыз. ( Җимешнең төшләрен алырга онытмагыз –  алмасагыз джем әче булачак!)

3. Туралган лимонны кәстрүлгә бушатып, өстенә кайнатылган (ләкин кайнар булмаган ) су салып бер көнгә каплап куябыз.
⠀
4. Бер көн үткәч, шул ук кәстрүлдә талгын утка пешерергә куябыз. Лимонның кабыгы йомшарганчы пешерәбез.

5. Аннан шикәр комын салып яхшылап болгатабыз.

6. Кайнатманы тагын 20 минут ут өстендә тотарга кирәк!
⠀
7. Джемны банкага тутырып кайнар сулы савытка утыртып, суытабыз!

Фото: pixabay.com

vatantat.ru


Нет комментариев