Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Аш-су

Кышка бик тәмле «Мохито» ясыйбыз

Хезмәттәшебез Миләүшә Галәвинадан бик тәмле эчемлек рецепты тәкъдим итәбез

 

Иң элек 3 литрлы банкаларны парда 2-3 минут кайнарлап алабыз. Шуннан соң һәр банкага 4 кисәккә бүленгән ярты апельсин, банканың 1/3 өлеше күләмендә чеме белән кызыл  карлыган, бер тармак мята, бер бокал яки агач аш кашыгы белән 9 кашык шикәр комы салабыз. Банкаларны кайнап торган су белән тутырып, стерильләштерелгән калай капкач белән ябабыз , шикәре эреп беткәнче тәгәрәтәбез һәм капкачын аста калдырып, төреп, суы суынганчы тотабыз. Компот салкынча урында бик яхшы саклана, әчеми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев