Татарстан синоптиклары томан, кар һәм бозлавык турында кисәтә
Һава торышы

Татарстан синоптиклары томан, кар һәм бозлавык турында кисәтә

Республикада һава температурасы -4... -9 градус салкын була.

Иртәгә, 3 гыйнварда, Татарстанда төнлә һәм иртән урыны белән томан, пыскак кар һәм бозлавык көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төбәктә аязучан болытлы һава торышы саклана. Бераз кар явачак.

Татарстанда төнлә - 13 градус булачак. Көндез һава температурасы -4...-9 градус фаразлана.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев