Татарстанда 7 градуска кадәр җылыта
Һава торышы

Татарстанда 7 градуска кадәр җылыта

Төнлә һәм иртән томан төшәргә, юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.

Бүген, 3 ноябрьдә, көндез Казанда 6 градуска кадәр җылытыр дип көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Татарстанның кайбер районнарында термометрның терекөмеш баганасы 7 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә температура 0..-1 градус тәшкил итәчәк.

Шуңа бәйле рәвештә төнлә һәм иртән томан төшәргә, юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин. Машина йөртүчеләрнең аеруча игътибарлы булуы сорала. 

Фото: tatar-inform.ru архивы

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев