Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда буран һәм томан көтелә

Синоптиклар 31 мартта төнлә һәм көндез һава шартларының бозылуын фаразлый.

Татарстанда буран, көчле җил һәм томан көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгендә хәбәр иттеләр.

«31 мартта төнлә һәм көндез республика территориясендә һәм Казанда буран булачак. Көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Көндез томан төшүе ихтимал», – диелгән идарәнең матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы буран һәм томан юлда йөрүчеләргә җитди куркыныч тудыруы турында кисәтә.

Машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш ителә. Юлда хәрәкәт иткәндә куркынычсыз тизлек сайларга, кинәт тормозга басудан һәм куркыныч маневрлар ясаудан тыелырга киңәш ителә.

Җәяүлеләргә игътибарлы булырга, киемнәргә утны кире кайтара торган билгеләр беркетергә киңәш ителә.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X