Татарстанда кырау төшәчәк
Һава торышы

Татарстанда кырау төшәчәк

25 сентябрьдә көндез һава температурасы +21 градуска кадәр күтәреләчәк.

25 сентябрьдә төнлә һәм иртән Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар -2 градуска кадәр кырау һәм томан вәгъдә итә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлаулары буенча, төнлә һава температурасы +3…+8 градус, ә көнчыгыш төбәкләрдә 0…+5 градус булачак. Көндез һава температурасы +21 градуска кадәр күтәреләчәк. 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев