Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда төнлә 20 градуска кадәр салкын булуы ихтимал

Казанда көндез һава температурасы -7..-9 градус булачак.

Татарстанда төнлә һәм иртән температура -9..-14 градус, ә аязганда -20 градуска кадәр суытырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәгә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кар яварга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка күчүчән җил исәчәк. Көндез температура -6..-11 градус булачак. Юлларда - бозлавык, дип кисәтә синоптиклар.

Казанда төнлә аязучан болытлы һава, бераз кар яварга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан салмак җил исәчәк. Һава температурасы -12..-14 градус, аязганда -17 градус салкын булуы көтелә. Юлларда бозлавык хасил булачак.

Иртәгә көндез башкалада аязучан болытлы һава, явым-төшемсез диярлек. Көньяк-көнбатыштан салмак җил исәчәк. Һава температурасы -7..-9 градус салкын булачак.

Фото: Александр Эшкинин

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев