«Симет» ҖЧҖ пайчыларга ашлык өләште: бер пай җиренә — өч центнер бодай
Авыл хуҗалыгы яңалыклары

«Симет» ҖЧҖ пайчыларга ашлык өләште: бер пай җиренә — өч центнер бодай

«Симет» җәмгыяте пай җире булган гражданнарга бер пайга өч центнер исәбеннән бодай өләште.

«Симет» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте үзендә арендага алынган пай җирләре булган гражданнарга ашлык өләште.

«Симет» җәмгыяте традиция буенча ел саен пайчылар белән исәп-хисап ясый. Бу юлы да хуҗалык җитәкчелеге җир участокларын файдаланган өчен рәхмәт йөзеннән халыкка икмәк бирде.  Бу гамәл авыл халкы өчен мөһим социаль ярдәм булып тора, чөнки күпләр өчен ул терлек асрау өчен кирәкле азык запасы яки гаиләнең үз ихтыяҗлары өчен он әзерләү мөмкинлеге дигән сүз. 

 


Нет комментариев