Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

ИКЕНЧЕЛӘР ЭЗТАБАР БУЛДЫ

15 сентябрь - Татарстан варислар берлегенең туган көне. Мәктәбебездә дә шушы бәйрәм уңаеннан зур чара - 2нче сыйныф укучыларын эзтабарлар сафына кабул итү булды.

Максаты аларны намуслы, кыю, тырыш эзтабарлар булырга, законнарны белергә һәм һәрвакыт төгәл үтәргә өндәү иде. Чара игътибарлылык соралган уен белән башланып китте. Аннары Гүзәлия Габдулловна кызлар һәм егетләргә китап кыстыргычы ясарга өйрәтте, аларның бик матур кул эшләре килеп чыкты. Барысы да тырышып, кызыксынып ясады. Әле 2нче сыйныф кына булуларына да карамастан, алар бик актив, хәрәкәтчән, уй-фикергә сәләтле һәм киләчәккә зур өметләр баглаучы яшь буын вәкилләре икәнлеген исбатладылар.

Чарабызның төп өлеше балаларны эзтабарлар сафына кабул итү булды. Хәзер инде алар гади генә балалар булмаска, ә һәркайда да тәртипле, намуслы, эш сөючән, һәр эштә үрнәк булырлык, яхшы укый торган булырга ант бирделәр. Балаларга "Йолдызлар" дип исем дә куштык, чөнки кешеләрнең яхшы хезмәтләре, укучыларның яхшы укулары, алдынгыларның беренче адымнары йолдыз белән билгеләнә. Соңыннан укучыларның шигырьләрен тыңладык һәм кечкенә генә бүләкләр тапшырдык.

Минем уйлавымча, эзтабарлар рәтендә булу - зур горурлык. Әлеге исемне йөртү - үткәнебезнең тарихын гына дәвам итү түгел, ә кечкенәдән үк һәрвакыт яхшылыкка, якты киләчәккә омтылу дигән сүз.

Киләчәктә дә шушы "Йолдызлар" мәктәбебезнең, райо­ныбызның, республикабызның данын яклар, үзләрен яхшы яктан гына күрсәтерләр дип ышанып калам. Аларга һәр яңа көндә уңышлар телим!

Илзирә Газизова,

Саба кадет-интернат мәктәбенең XI сыйныф

укучысы, район балалар думасы спикеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев