Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Безгә язалар

Ак яулыклы карт әбиләрем

Зур ихтирамга лаеклы кешеләр арасында минем карт әбиләрем дә бар. Аларның язмышлары күпләр өчен үрнәк алырлык, сокланырлык.

  Зур ихтирамга лаеклы кешеләр арасында минем карт әбиләрем дә бар.   Аларның язмышлары күпләр өчен үрнәк алырлык, сокланырлык..

Беренчесе – Нуруллина Өммегөлсем Гарифулла кызы – бүген дә Тимершык авылында гомер кичерә. Ул 1931елның 28 апрелендә Тимершык авылында дөньяга килгән. Гарифулла бабай белән Сәрбиҗамал әбинең көтеп алган беренче балалары була. Сугыш башланганда 9 яшьлек кыз бала кыш көне авылда урнашкан данлыклы «Зәрә тау» артиленә оекбашлар, бер бармаклы бияләйләр бәйли. Моның өчен аларга акча түлиләр. Бәйләү өчен кирәк йонны артиль  бирә, аларга җегерләп-бәйләп, тапшырасы була. Ул чакта әниләре дә шунда эшли, кеше башына 500гр ипи бирәләр, балаларына он бирәләр. Берара сыек сабыннар кайтаралар, аны эшчеләргә бүләләр, “бракованный парашютлар” кайта, аннан күлмәк тегәләр. Гомумән, артильдәге кеше ач булмый.  Күпчелек авыл халкы шунда эшли: сугышчыларга итек басалар, бияләй бәйлиләр, аяк киеме ремонтлыйлар, күн итекләр тегәләр. Анда хәтта чүәкләр дә теккәннәр. Ә җәй көне басуга арыш уҗымыннан чүп утарга чыгаралар яки ындыр табагын кырдыралар. Урак өстендә уракка чыгалар, көлтәлиләр. Икенче чакырылышта ук әтиләре сугышка китә, энеләре Шархымулла бабайга - 5, Шәймулла бабайга 3 яшь була. Китүенә күп тә үтми, 1941 ел азагында әтиләренең югалган хәбәре килә. Колхоз җитәкчесе Гыйльман абый тамагыгыз туяр, дип, басуга да эшкә әйтә иде, дип искә ала әби. Ул Тимершык җидееллык мәктәбен тәмамлау бәхетенә ирешә. Мәктәптән соң, ат җигеп, фермага эшкә төшә. 3 ел тавык, аннары 1957 елга кадәр сарык карый, соңрак  амбарда эшли, салам ташый.

Өммегөлсем әби 1956 елда Илгиз бабай белән гаилә корып, алтмыш елга якын бергә яшәделәр. Карт әбиемнең бай тормыш тәҗрибәсе үрнәге – без, яшьләр, өчен яшәү өлгесе. Алар акыллы, тырыш 6 бала тәрбияләп үстерәләр: Илдар, Тәслимә, Ильяс, Илдус, Тәгъзимә, Халисә. Хәзерге вакытта Өммегөлсем әбигә 95 яшь. Ул бик бәхетле ана. Төп нигездә олы улы – бабаем Илдар, әбием Зәмфирә белән яши. Бүгенге матур, тыныч, мул тормышка куанып яши. Өлкән буынның сугыш һәм сугыштан соңгы героик тормышы  безнең өчен һәрчак үрнәк. 

Икенчесе – 97 яшьлек карт әбием – Гөлҗиһан. Нурмиева.  Ул 1929  елның 10  апрелендә Миңгәр авылында туган. Сугыш башланганда әбиемә 12 яшь була.  Колхоз эшендә бригадир, амбар мөдире вазифаларын башкаручы Хөсәен Зәйнетдин улына – әбиебез Гөлҗиһанның әтисенә, сугышка китәргә дигән хәбәр килә... Әбинең әнисе Гөлзәйнәп, өч кызын күкрәгенә кысып, карынында дүртенче баласы булган чакта,  ирен сугышка озата. Авылда ирләр булмау сәбәпле, 12 – 13 яшьлек кызлар тылдагы  бөтен авыр эшләрне башкаралар. Өлкәнрәк апалар агачларны аударып баралар, малайлар ботакларын кисәләр, кызлар бер җиргә ташып өеп баралар. Вагон төяргә дә йөриләр алар. Поезд туктап торган арада йөгерә–йөгерә вагон төйиләр. Берсен тутыруга, икенчесе килеп туктый. Әбиемнәр авыр агачларны җилкәләренә күтәреп ташыйлар. Җилкәләре ертылып, каный башлый. Вагон төяп бетергәч, тамаклары ач килеш,  Шәмәрдәннән авылларына җәяүләп кайталар. “Иштуганда торып Шәмәрдәндә вагон төядек”, – дип сөйли әби. Күтәреп булмаслык авыр йөкләр ташырга туры килә. Бу турыда сөйли башлагач, әбинең күзләре яшьләнә: “Әлегедәй исемдә, берсендә шул вагоннарны төяп өйгә кайттым. Кулбашымдагы итләр суелып төшеп, җилкәдә телогрейкалар канга ябышып каткан иде. Әни елый-елый күршедә яшәүче мал табибы Хәким абыйны алып керде. Икәүләп минем яраларымны чистарттылар, сыек май белән майлап куйдылар. Зур булып күренәсе килә бит, тешемне кысып түздем. Ә ул яраларның әрнүе...” Яз җиткәндә алар чана белән  симәнә ташыйлар. Аякларына чабата кигән килеш, карлы–бозлы сулардан чыгалар. Юлда авырып үлүчеләр дә була. Ачлыктан тәмам хәлсезләнсәләр дә, симәнәдән бер уч ашлык та алып ашамыйлар. Үзләренә  ашарга һәм киенергә булмаса да, тылда яшәүчеләр фронтка соңгы ризыкларын, киемнәрен җибәрәләр. Әбиемнәр дә фронтка җылы бияләйләр, оекбашлар бәйлиләр. Тылдагылар өчен төп ашау ризыгы  үлән була. Сугыш чорында да авылларда мәктәпләр эшләвен дәвам итә. Ләкин әбиемнәргә 4 кенә класс уку насыйп була.  1942 елда  сеңлесе Рәсимә дөньяга аваз сала. Әнисе Гөлзәйнәп колхоз эшеннән кайтып керә алмый, гаиләне туендырасы бар. Ярый әле, ул вакытта сыерлары була, андый эре мал – үзе үк муллык. Сугыш  тәмамланган көнне әбиемнәр Сабага трактор мае алырга килгән булалар. Багана башына куелган радиодан сөенечле хәбәр яңгырый: сугыш беткән, Җиңү килгән!.. Бу хәбәрне ишеткәч, сөенечләреннән җырлыйлар, бииләр, елыйлар. Әбиебез 1956 елда Тимершык авылы егете Нурмиев Фәнәви Нурмөхәммәт улына кияүгә килә. Алар дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр. Әби колхоздагы төрле җирләрдә эшли: фермада терлекләр карый, тавык фермасында, яшелчә бакчасында; пенсиягә чыкканчы 13 ел ашханәдә пешекче вазифасын башкара, механизатор, игенчеләрне тәмле ашлар белән сыйлый. Сугыш чоры һәм сугыштан соңгы чорлардагы тырыш хезмәте өчен әбием өч тапкыр авыл һәм район Советына депутат итеп сайлана, ике тапкыр Казан шәһәрендә үткәрелгән алдынгылар слетында катнаша. Мөлаем ак әбиебез кичергәннәрне  безгә, киләчәк буынга күрергә язмасын иде!

Ак яулыклы ике карт әбием дә бүген Тимершык авылында иң өлкән кешеләр. Алар икесе дә әниемнең әбиләре. Газиз, озын гомерле карт әбиләрем алдында баш иям, аларның гадел, тырыш хезмәтләре өчен мең рәхмәт!

Әдилә Шәфыйкова.

Байлар Сабасы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев