Саба туган якны өйрәнү музее 97 яшьлек Гөлжиһан Нурмиевага һәм 95 яшьлек Өммегөлсем Нуруллинага экскурсия үткәрде.
Саба туган якны өйрәнү музее иң өлкән кунагына экскурсия үткәрде.Саба туган якны өйрәнү музее Туризм көнен дәвам итеп һәм иң жылы бәйрәмнәребез - Өлкәннәр, Укытучылар көннәрен каршылап, искиткеч группаны кабул итте. Иң өлкәненә 97 яшь иде! Бу музей ачылгач килгән иң өлкән яшьтәге кунаклар - Тимершык авылыннан Нурмиева Гөлжиһан апа. Аның янәшәсендә кодагые, шулай ук Тимершыктан Нуруллина Өммегөлсем апа, аңа исә 95 яшь!
Өлкәннәребез музейны таң калып, кызыксынып күзәтте, сабырлык белән тыңлап, башкарылган бу зур эш өчен рәхмәтләрен житкереп, изге теләкләрен теләделәр. Сәяхәтнең дәвамы “Тукай”, “Белем” паркларында дәвам итте. Сугыш, ачлык, авыр кул хезмәтен күргән, үз жилкәләрендә кичергән өлкәннәребез исә бу матурлыкка, чисталыкка сокланып, килер көннәргә тынычлык, мул тормыш теләделәр.
Нет комментариев