Хөрмәтле Саба районы ветераннары, кадерле өлкән буын вәкилләре!
Сезне ихлас күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйбыз!
Гомер көзегез алтынсу төсләргә бай булсын. Сез — районыбызның алтын фонды, аның таянычы һәм горурлыгы. Яшьлек елларыгызның иң матур чорын, көч-дәрманыгызны туган җирне үстерүгә, аны чәчәк аттыруга багышладыгыз. Сезнең куллар белән сугыштан соңгы ил торгызылды, игеннәр үсте, мәктәпләр һәм йортлар төзелде. Тырыш хезмәтегез, сабырлыгыгыз һәм тормыш сөючәнлегегез өчен чиксез рәхмәтлебез. Сезнең буын — батырлык, намус һәм үз эшеңә тугрылыкның ачык мисалы.
Бүгенге көндә дә сез яшьләргә тормыш тәҗрибәсе, зирәк киңәшләрегез һәм үгет-нәсыйхәтегез белән ярдәм итеп торасыз. Гаиләләрегездәге җылы учакны саклап, балаларыгыз һәм оныкларыгызга дөрес тәрбия бирәсез. Нәкъ менә сезнең фатыйхагыз белән районыбыз киләчәктә дә үсеш алачак.
Кадерле әби-бабаларыбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, озын гомер телибез. Өйләрегездә һәрвакыт муллык, җылылык һәм якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп яшәгез. Күңелләрегездәге матур хисләр беркайчан да сүнмәсен, ә һәр яңа көн бары тик шатлык-куанычлар гына китерсен. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, тән сихәтлеге бирсен.
Нет комментариев