Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Безгә язалар

Татар Швейцариясе затчысы

Сүзем Миңгәр авылының затчысы – рәссам Фәйзерахман Гафур улы Камалов хакында.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Саба ягы -  карурманнар иле

Шүрәлеләр рухын саклаган.

Маҗаралар тулы хикәятләр

Серлелегең синең аклаган.

 

Байлар Сабасы, дип горурланып

Йөртә сине монда туганнар.

Гасырларны гасырларга ялгап,

Сабалылар дөнья куганнар.

Язмамны Саба ягына атап язылган шигырь куплетлары белән башлавым очраклы түгел. Аны иҗат итүгә бер төркем язучылар Марсель Галиев, Алмаз Хәмзин, Рәдиф Сәгьди, Рәкит Әбделманов, Марсель Гарипов, Амур Фәләх, Илүсә Нәбиуллина һәм Люция Әблиева белән Саба районының Миңгәр авылына кылган иҗади сәфәрем сәбәпче булды. Мишә елгасы буена урнашкан Миңгәрдәге Татар Швейцариясе дип йөртерлек искиткеч гүзәл табигать, архитектура һәйкәлләре саналырлык Сөембикә манарасының күчермәсе, мәчет, Конгресс-холл бинасы, Кол Шәриф мәчете образындагы төзелеп килүче яңа музей бинасы, Татар тирмә-йорты, Миңгәр авылы китапханәсендәге Шәүкәт Биктимеров музее, "Миңнәхмәтовлар гаиләсе музей-йорты", "Затчы-Зодчий" музей- остаханәсе, архитектура стиле һәм бизәлешләре белән бер-берсеннән аерылып торган агач йортлар, Эзмә авылы урта мәктәбендә  12 авылдан килеп укыган балалар белән очрашу, "СПА Миңгәр-мед савыктыру комплексы"ндагы яшәү, дәвалану һәм ял итү өчен тудырылган уңайлы шартлар күңелдә якты хатирәләр калдырды. Биредәге Будда йорты да үзенчәлекле. Хәтта этләр һәм мәчеләр өчен дә өйләр бар  монда. Бер затлы токымлы мәче, курчак өедәй матур торагыннан чыгып, экскурсовод кебек, безне озатып та йөрде әле.

Ә сүзем Миңгәр авылының затчысы – рәссам Фәйзерахман Гафур улы Камалов хакында. Хәер, рәссам дию белән генә чикләнү дөрес тә булмас, житмеш төрле һөнәр иясе, лексикология буенча белгеч тә ул. Аның белән аралашканда үзең өчен татар теле байлыгының яңадан-яңа  катламнарын ачасың. Гүзәл табигатьле Башкортстанда туып үскәнгәме, ул яшәү һәм иҗат итү өчен Саба районының Миңгәр авылын сайлаган, биредә музей-остаханә ачкан. Андагы картиналарны, балчык савыт-сабаны, аерым экспозицияләр рәвешендә урнаштырылган төрле экспонатларны күргәч, үзеңне башка дөньяга  эләккәндәй хис итәсең. Фәйзерахман Гафур улы биредә  балаларны балчык савыт-саба ясау серләренә дә өйрәтә. Ул савытларга салынган ризык хәтта эссе көндә дә берничә көн буе бозылмыйча саклана икән. Бу әлеге савытларның  уникаль технология нигезендә ясалуы белән аңлатыла. Биредә үк балчык савыт-саба яндыру миче дә бар. Сүз уңаеннан, әлеге кызыл балчыкны авырткан җиреңә ике сәгатькә куйсаң, сихәт бирә икән.

Шул ук вакытта, сыннар һәм картиналар иҗат итәргә дә вакыт таба затчы-рассам. Иҗат юнәлеше турында сүз чыккач: "1996 елда Санкт-Петербургта сәнгать өлкәсендә яңа юнәлеш ачтым. Ул трансформацияләнгән сәнгать дип атала. Мин аның аша абстракция белән реализмны тоташтыручы күпер торгызырга омтылдым. Реалистик нәрсәләрне  дә күрерлек итеп абстракция ясау күренеше бу. Иң кызыгы - һәр кеше картиналарымда йөрәгенә ятышлы сурәт күреп хозурлана, анда, караган саен, яңа образлар таба. Мин үзем дә ясаган вакытта бер нәрсәне күзаллыйм, берничә елдан соң, картинада бөтенләй башка нәрсәгә юлыгам", – дип ачыклык кертеп үтте ул. Билгеле, бу юнәлеш  картинаның серлелеген арттырып, аны кабул итү мөмкинлекләрен киңәйтә, һәркем картинада үзе күрергә теләгән сюжетны күрә. Икенче төрлерәк әйткәндә, ул картинада үзенә караган саен яңалык ача.

Сәнгатьтә һәм әдәбиятта һәр иҗатчының үз йөзе булырга тиеш, дигән фикер яшәп килә. Фәйзерахман Камаловта исә бу мәсьәләгә карата үзгә мөнәсәбәт. "Төньяк калада сәнгатьтә һәр рәссамның үз йөзе булырга тиеш, дип өйрәттеләр. Мин инде хәзер ул идеядән читләштем, чөнки сәнгать, иң беренче чиратта, кешегә ошарга, анда позитив уйлар тудырырга тиеш дип саныйм. Кызганыч ки, абстракция өлкәсендә  мәгънә һәм эмоция юкка чыгып бара. Европада академик уку йортлары ябылды, безнең юнәлешне мәгънәсез чүп тутырды. Әйтик, хәзер сакал белән дә ясыйлар, филгә дә пумала тоттыралар. Андый рәсемнәрдә тискәре энергия ята. Ә профессиональ рәссам кулыннан чыккан картинада позитив энергия, чөнки аңа мәгънә һам авторның хис-тойгылары салынган",– ди затчы.

Әлбәттә, рәссам реализм юнәлешендә дә ижат итә. Моның ачык мисалы – ул ясаган портретлар, академик (классик) юнәлештә иҗат иткән картиналар. Затчы берара фотосәнгать белән дә мавыгып алган.

Фәйзерахман Гафур улы иҗатының төп  үзенчәлекләрен аның үзеннән да төгәлрәк аңлатып булмас: "Миңа заманында кешенең битен ясаганда аның җилкәсе күренергә тиеш, дигән дәрес бирделәр. Шулай ук рәссам тигез яссылыкта күләмле образлар тудыра белергә дә тиеш. Картина ясау процессы гипноз сыман. Анда акыл юкка чыга, кул үзеннән-үзе селкенә, уйлар томанлылана, эш тоемлау һәм эчке хисләр белән генә алып барыла. Гомумән алганда, бу халәтне сүз белән аңлатып булмый..." Әлеге сүзләрне тыңлагач, профессиональ рәссам белән үзешчәне арасында никадәр зур аралык ятуын аңлыйсың...

Күңеле чиста, якты булгангамы, иҗатында ачык төсләрне өстен күрә рәссам. Төньяк башкалада рәссамнар соры-кара төсләр белән иҗат итәргә яратсалар да,   булачак рәссамнарны "авыр характердагы" картиналар ясау аша өйрәтсәләр дә, ул, моңа түзә алмыйча, ачык төсләргә генә күчкән. Әлбәттә, аңа туган ягы Башкортстанның гүзәл табигате дә йогынты ясамый калмагандыр.

Дөрес, рәсем сәнгатендә ачык төсләр белән  янәшә караңгы төсләр куллану алымы да бар. Бу очракта ачык төсләр сурәтләнгән образны караңгылыктан аерып  (тартып-йолкып) алгандай тоела, ягъни әлеге алым тамашачыны картинаны тулаем кабул итүгә әзерли.

Сүз әкренләп балчыктан чүлмәк һам башка савыт-саба ясауга күчә. Бу да очраклы рәвештә генә килеп чыкмаган. "2015 елда Миңгәр авылына тәмам гашыйк булдым. Һәм биредә сувенирлар җитештерү урынын булдыру, балаларны борынгы һөнәр серләренә өйрәтү тәкъдименә ризалаштым. Монда исә мин янәдән кызыл балчыкка тартылдым, чүлмәкләр һәм башка җиһазлар ясый башладым. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк: бала чакта ук кызыл балчыктан уенчыклар әвәли идем. Шуңа күрә бу өлкәгә бик тиз кереп киттем. Безгә Саба районы җирендә элек кызыл балчыктан савыт-саба ясаулары билгеле. Миңгәр жире дә искәрмә түгел, чөнки монда безгә бик күп борынгы чүлмәк кыйпылчыкларын табарга туры килде.Нәтиҗәдә, грант отып һәм кирәкле җиһазлар сатып алып, остаханәбездә Миңгәр балчыгыннан чүлмәк, кыңгырау һәм сыннар җитештерә башладык. Ижатым шул якка борылды.

Шулай итеп, борынгы мирасыбызга әйләнеп кайттык. Табылган савыт-саба кыйпылчыкларында борынгы сармат халкының (бу төбәктә гомер иткән борынгы сармат кабиләсенең) бизәлешенә тап булдык. Димәк, алар бу урыннарда яшәгән, без аларның турыдан-туры дәвамчылары дисәк та була. Әлеге белемне онытмас өчен һәм борынгы ядкарьләребезне саклап калу максатында без, стилизация ясап, сармат заманыннан калган орнамент-бизәккә кире кайттык. Сез аңа охшаш орнаментны татарның классик бизәлешендә ачык күрә аласыз.Шулай ук хайванлы (җәнлекле) стиль дигән юнәлештә дә эшли башладык”.

Хайванлы (җәнлекле) стиль – борынгы сәнгатьтә киң таралган стильнең шартлы атамасы. Ул аерым җәнлекләрне , аларның гәүдә өлешләрен, шулай ук берничә хайваннан (җәнлектән) торган катлаулы композицияләрне сурәтләү белән аерылып тора. Күп кенә халыкларда бу бронза гасырында ук барлыкка килгән, тимер гасырында аеруча киң таралган.   

Бүгенге көндә, ике олы шәхеснең – затчы Фәйзерахман Камаловның һәм рәссам Раушания Фирдәвес кызы Га­бидуллинаның тырышлыгы белән, Миңгәр авылында "Затчы-Зодчий" дигән музей-остаханә эшләп килә. Фәйзерахман Камаловның шәхси остаханә һәм музей почмагы, сәнгать экспонатлары һәм картиналар галереясы да, шәхси экспонатлар һәм сынчы ижат иткән сыннар белән   2021 елның маенда барлыкка килгән. Авылга рәссам Раушания Габидуллина килгәч, музей этник характерга да ия була башлый. 2022 елның 15 маенда, аның гыйльми концепциясе нигезендә һәм ул откан грант акчасына, шушы ике фидакарь шәхес оештырган заманча сәнгать һәм туган якны өйрәнү буенча шәхси музей ачыла. Рәсми кәгазьләр (документация) белән эш итүне бүгенге көнгәчә Раушания Фирдәвес кызы алып бара.

Бу казанышларның барысы да Миңгәр авылында туып-үскән, аның үсеше өчен гаҗәеп күп көч куйган милли җанлы фидакарь шәхес – эшмәкәр һәм хәйрияче Җәүдәт Мидхәт улы Миңнәхмәтовның ярдәме белән гамәлгә ашкан. Аңа игелекле эш-гамәлләренең әжер-саваплары, саулык-сәламәтлек белән догалы хәерле озын гомер кичерергә насыйп булсын, аамиин!

Әлбәттә, бер язмада гына затчы иҗатының бөтен юнәлешләрен дә колачлап бетереп  булмый.Әле аның эшчәнлегенә алга таба да тукталып, олы  талантына, тулаем  ижатына һәм фидакарьлегенә тиешле бәя бирерләр.Затчы- рәссам моңа, һичшиксез, лаек!

        Фирдәвес Зариф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев