Урман сагызы
Хәбәрчеләребез хатлары
Урман сагызы күргән саен кылт итеп балачагым искә төшә. Бәләкәй вакытта бездән ике өй аша гына яшәүче Кәшифә әби сата иде аны. Сатып алырга акча булмаганда йомыркага алыштырып ала иде. Икесенең дә бәяләре бер – биш тиен. Урман сагызы чәйнәп үскән балачагымны бик сагынам мин. Кәшифә әбидә сагыз булмаганда Йосыф-Аланнан Вакифә апа китерә иде. Төскә бераз үзгәрәк булса да, тәмнәре бер. Кызгылт-сарымы, саргылтмы – барыбер авыздан сулар китерә.
Калатау, Йосыф-Алан авыллары урманга терәлеп тора. Ылыслы агачлар күп. Шулай да сагыз кайнатучылар күп түгел иде. Һәрхәлдә мин Кәшифә һәм Вакифә әбиләрдән башкаларны хәтерләмим. Бәлки булгандыр. Сагыз җыю, аны кайнату сабырлык, күп хезмәт сорый икән. Моңа соңрак ышандым. Башта эшлә, аннары сөйлә, диләр. Башыңа төшсә, башмакчы да булырсың. Моннан ун еллар элек хатыным Фәнзилә: “Данил, әйдә, урманга кереп сагыз җыеп чыгыйк әле”,–дигәч, риза булдым. Шуннан башланды. Ерак барасы да түгел бит. Кул сузымы гына. Чыршы агачының кәүсәсендә имгәнгән урын була. Шуннан сыткы чыга. Пычак очы белән җыя торгач, хәйран җыела ул. Аны чистартканнан соң, талгын гына утка куясың да, яныннан китми калак белән гел туглап торасы. Юкса озак кайнап катылана, кайнап җитмәгәндә тешкә ябыша торган була. Моны чәйнәп карап беләсе. Җылымса суда сыгып алырга, сөзгәндә бик сак булырга кирәк. Монысы да бер сәнгать. Без баштарак 6-7 кат марля аша сөзә идек. Хәзер өр-яңа хатын-кыз яулыгы кулланабыз. Чөнки марля юка булса, тишелә, калын икән, сагыз агып чыкмый. Яулык аша сөзгәндә алай итми. Массаның яртысыннан кимрәк өлеше барыбер чүп булып кала. Башта үзебез өчен генә кайнаттык, аннары сата да башладык. Берничә ел элек аш үткәргәндә хатыным апа-әбиләргә хәергә өләшеп чыккан иде. Шуннан соң күрше-тирәләр, Фәнзилә, сагызыгыз тәмле икән, кайнатып бирә алмыйсыңмы, сатып алыр идек диючеләр дә булды.
Балаларыбыз югары уку йортларында белем алганда курсташлары әниләре, туганнары өчен алды. Сорау җитештерүне тудыра. Шулай итеп, сагыз кайнату көндәлек шөгыльгә әйләнде дә куйды. Мәскәүдә, Казанда, Чаллыда, Мамадышта һәм тагын кайларда яшәүче авылдашларыбыз да клиентларыбыз булып китте. Кирәксенеп шалтыратып торучылар барында урманга сукмакны өзмәдек. Ихтыяҗга өзеклек китермәскә тырышабыз. Бу эштә, билгеле, Фәнзиләнең үҗәтлеге, тырышлыгы зур роль уйный.
Без Саба мәктәбендә интернатта торып укыганда урамда бер абый көнбагыш, бер апа сагыз сата иде. Дәрестән кайтып, өй эшләрен җайлагач, тәрбиячебездән сорап, “центр”га (халык телендә хәзер дә шулай) чыгабыз. Тәмле куырылган “Симечки” чиертәбез. Кибетләрдә кәгазь пакетларда сатыла башлагач, көнбагышчы абый юкка чыкты. Ә сагыз сатучы апа шөгыленә тугры калды. Кайвакыт аны тәртип сакчылары куып та җибәргәли. Ә ул икенче көнне тагын шул урынга килеп баса. Сабага килгән саен, күңеле булсынга, аннан мин дә бер-ике коймак сагыз алам. Сораштыргалыйм да. Башта бик ачылып китмәсә дә, тора-бара аралашучанга әйләнде. Сабага килми торсам: “Кара әле, бер дә күренмисең, авырып киттеңме әллә, хатының ничек, балалар үсәме?” – дип сораулар белән күмә иде.
Соңгы елларда аны күргән юк. Һаман да универмаг кибетенә кергән почтмакта аны очратырмын кебек. Моңсу булып китә. Район башлыгы Рәис Нургали улы да аны юкка гына ”Супер апа” дип атамагандыр.
Урман сагызы тамак туйдырмый, әмма күңелгә ниндидер рәхәтлек, тәнгә шифа бирә. Аны үзенә бер осталык белән авызда шартлатып чәйнәүчеләргә кадәр бар.
Данил Галләмов.
Калатау.
Фото: Ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев