Бүген Саба районы тагын бер батыр улын соңгы юлга озатты
Явлаштау авылыннан Илшат Газизҗанов махсус хәрби операциядә Ватан алдында изге бурычын үтәгәндә вафат булды.
Илшат Ильяс улы Газизҗанов (31.08.1996 елгы) махсус хәрби операциягә контракт буенча китә. 2026 елның 22 гыйнварында И.И.Газизҗанов хезмәт иткән хәрби частьтан аның батырларча һәлак булуы турында хәбәр алына.
Батыр солдатны соңгы юлга озатырга Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссар Фәнис Закиров, мәрхүмнең якыннары, туганнары, классташлары, авылдашлары килде. «Бүген барыбызны да уртак кайгы берләштерә. Авылдашыбыз Илшат Ильяс улы махсус хәрби операциядә изге бурычын үтәгәндә һәлак булды. Ул Ватан боерыгын ахырына кадәр намус белән үтәде. Аның үлеме юкка түгел. Ул үз халкының, үз Ватанының мәнфәгатьләрен яклады. Без геройларыбызны онытмыйбыз. Аларга мәңгелек дан”,- дип башлады матәм чарасын Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Булат Нәҗипов. Авыл имамы Инсаф хәзрәт чыгышын дини вәгазь белән дәвам итте. “Һәркем Аллаһы Тәгалә билгеләгән тәкъдир буенча яши. Кемнәргәдер менә шундый авыр сынаулар аша узарга туры килә. Беребез дә бу дөньяда җәннәттә түгел. Иң авыры – Илшат кебек яшь егетләребезне мәңгелеккә озату, бигрәк тә әти-әниләргә. Бергә уйнап, укып, шушы көнгә кадәр аралашып, дус булып яшәгән авылдашыбызны шушы яшендә бакыйлыкка озатырбыз дип кем уйлаган. Аллаһы Тәгалә якыннарына күркәм сабырлыклар бирсен, Илшатның рухы шат, тыныч булсын, Раббыбыз үлемен Үзенең рәхмәтендә, шәһитләр дәрәҗәсендә кабул итсен” дип сөйләде һәм мәрхүмнең рухына атап Коръән сүрәләре укыды. Башкарма комитет җитәкчесе Марат Кәримов Илшатның әти-әнисенең олы кайгысын уртаклашып нык, сабыр булуларын сорады, илебезнең азатлыгы өчен гомерен кызганмаган батыр егетләребезнең якты истәлекләре халык күңелендә мәңге яшәячәген әйтеп узды. “Улым, кыска гына гомереңдә якты утлар булып балкыдың, яшәргә ашыктың һәм дөрт итеп сүнеп, йөрәгемдә утлы күмерләр калдырдың. Без синең белән икебез янәшә бөтен авырлыкны кичтек, икебез бергәләп өйләр җиткездек, гаиләң белән бергә яшәрбез дип хыялландык. Син минем әнием дә, син минем әтием дә, туганым да, сердәшчем дә дия идең миңа... Инде менә ялгыз калдырдың... Сугыш бетәр, илләр тынычланыр... Бүген соңгы юлга озатсам да, мин сине ахыргыкөнемә кадәр көтеп яшәрмен, улым...”,- дип авыр тойгылары белән уртаклашты Илшатның әнисе Фаягөл ханым.
Илшат Ильяс улы Газизҗановның җәсәде Явлаштау авылы зиратына җирләнде. Мәрхүмнең якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз. Илшат Ильяс улының якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге яшәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев