Саба таңнары

Сабинский район

18+
Безнең геройлар

Юлбат халкы батыр фронтовикны яхшы хәтерли

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Юлбат авылында яшәүче Татарстанның Атказанган укытучысы Илдар Сафин проекты буенча Бөек Ватан сугышы ветераны Фәтхулла Әхмәтсафа улы Сафин яшәгән нигездә истәлек тактасы, » Сез - безнең күңелләрдә» дигән хәтер баннеры куелды

  Ватанны  саклаучылар  көне  алдыннан Юлбат авылында яшәүче Татарстанның Атказанган укытучысы Илдар Сафин проекты буенча Бөек Ватан сугышы ветераны Фәтхулла Әхмәтсафа улы Сафин яшәгән нигездә истәлек тактасы,  " Сез - безнең күңелләрдә" дигән хәтер баннеры куелды. Анда Фәтхулла Сафинның, шәхси документлары  фотосурәтләре урын алган. Фәтхулла Сафин 1924 елның 13 сентябрендә Тенеки авылында туган. 18 яше тулуга, 1942 елның 5 октябрендә,  Бөек Ватан сугышына  китә. 1947 елның 3 апреленә кадәр Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Кече сержант, 120 мм.лы миномет төзәүчесе буларак 531нче миномет полкында Көньяк-көнбатыш, 1 нче, 3нче Украина фронтлары составында сугыша. Днепр, Висла, Одер елгаларын кичә, Австрия, Венгрияне һәм Европаның башка илләрен фашизмнан азат итүдә катнаша. Бреслау шәһәре тирәсендә Одер елгасын кичкән өчен Башкомандующийның приказы (11.02.1945 ел № 277)  нигезендә  рәхмәт белдерелә. Күрсәткән батырлыклары өчен “За боевые заслуги” (1944ел), «За отвагу» (1944ел) медальләре, 1945 елның мартында “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә. 1972 елда вафат була. Истәлек тактасын ачу тантанасында Юлбат мәктәбе укучылары, укытучылары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев