Татарстанда илкүләм проект буенча 6 елда 1,1 млрд сумлык грант ярдәме күрсәтелгән
Татарстанда «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында 6 ел эчендә эш башлаучы 342 эшмәкәргә «Агростартап» дәүләт программасы буенча гомуми суммасы 1,1 миллиард сумлык грант ярдәме күрсәтелгән. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.