1 октябрь 2013 яңалыклары
-
Өлкәннәр көне уңаеннан Лесхоз картлар-инвалидлар йортында яшәүчеләрне тәбрикләделәр [фоторепортаж]
Алсу Ибраһимова фотолары.
-
Сабада алтын туйларын билгеләп үтүче парларны тәбрикләделәр [+фото]
1 октябрьдә Саба спорт комплексы нурга күмелде. Ак яулыклы әбиләрнең, түбәтәйле бабайларның йөзләреннән бәхетле картлыкның шатлыклары сипте ул нурны. Парлы булып гомер итү һәркемгә дә язмаган.
-
Законсыз эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән сабалыларны җинаять җаваплылыгына тарту каралган
Безнең илдә һәркем үзенең белемнәрен, сәләтен һәм мөлкәтен закон тарафыннан тыелмаган икътисадый эшчәнлек алып бару өчен ирекле файдалана ала. Гамәлдәге законнар физик затларны эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнүдән тыймый. Ләкин бер шарты бар - моның өчен дәүләт теркәлүе узарга кирәк. Эшмәкәрлек субъекты булып теркәлгәнлекне раслаучы бердәнбер документ булып дәүләт теркәве турындагы...
-
Казан шәһәрендә мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы узды
28 нче сентябрь көнне Казан шәһәрендә мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы узды. Ярышта Республикадан барлыгы 48 команда катнашты. Мәгариф хезмәткәрләре эстафета, йөзү, урыннан сикерү, биеклеккә сикерү, гер күтәрү, кул көрәше, пневматик мылтыктан ату, бадминтон, аркан тарту буенча үзара көч сынаштылар. Бадминтон ярышында Гибадуллин Зөлфәт 2 нче, Зарипова Гөлнара 3 нче урынны...
-
Мөхтәрәм өлкәннәребезне бәйрәм белән котлыйбыз!
Ел саен, октябрьнең иң беренче көнендә, без хөрмәтле затларыбыз, милләтебезнең йөзек кашларын, озын гомер юлы узган мөхтәрәм өлкәннәребезне тәбриклибез.