Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мөхтәрәм өлкәннәребезне бәйрәм белән котлыйбыз!

Ел саен, октябрьнең иң беренче көнендә, без хөрмәтле затларыбыз, милләтебезнең йөзек кашларын, озын гомер юлы узган мөхтәрәм өлкәннәребезне тәбриклибез.

Аларны барлык авырлык һәм кайгы-хәсрәтләрдән ышыклау, гомер көзләрен уңайлы уздыру өчен шартлар булдыру - һәркайсыбызның иң олы бурычы.

Яшьләрне тәрбияләүгә өлкән буыннардан килгән гореф-гадәтләр әйтеп бетергесез зур йогынты ясый. Алар өлкән буынга карата тирән ихтирам һәм хөрмәт тәрбияли. Әби-бабаларыбызның гасырлар буена тупланып килгән, алтынга тиң кыйммәтле киңәш-табышларында чагылучы зирәклектән башка яшьләр киләчәген дә матур төзи алмас иде. Бары тик көндәлек кайгырту һәм тәрбия генә кадерле өлкәннәребезне кадер-хөрмәттә яшәтергә ярдәм итәчәк. Әмма бүген без аларга аеруча ихтирам күрсәтергә, игътибарыбызны кызганмаска, һәм чын күңелдән, ихластан елмаерга тиешбез.

Хөрмәтле ветераннар, пенсионерлар, өлкән буын вәкилләре! Сезгә Халык­­ара өлкәннәр көне уңаеннан иң изге теләкләребезне җиткерәбез, сәламәтлек, барлык якыннарыгызның сезне аңлап яшәвен һәм шатлык тулы озын гомер телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев