4 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Балаларга бу атнада иң сирәк кушылган исемнәр
Узган атнада Казанда 404 сабый - 188 ир бала һәм 216 кыз бала тууы теркәлгән. Иң яшь анага - 18, иң олы яшьтәгесенә - 47. Бу атнада әти-әниләр балаларына Артем, Тимур, Әмир, Ясминә, Виктория, Ралина, Марсель, Радмир исемнәрен күп кушкан. Нәни казанлыларга бу атнада иң сирәк кушылган исемнәр - Самуил,...
-
Эш урынында ике аягын да өздергән
Кичә төнлә бер предприятиедә бәхетсезлек очрагы теркәлә. 39 яшьлек эшче икенче сменада эштә вакытта төнге уннар тирәсендә пресска эләгә. Һәм ике аягын да өздерә. Эшчене ашыгыч ярдәм машинасында шифаханәгә алып китәләр. Тиз арада операция ясала. Хәзерге вакытта Чаллының промкомзонасында килеп чыккан бәхетсезлек очрагы буенча тикшерү бара. Әлмәт таңнары
-
"Буккроссинг Сабаларча" акциясендә катнашырга ашык
Сезне 2015 елның 5-нче сентябре көнне парклар һәм скверлар көне уңаеннан «БУККРОССИНГ САБАЛАРЧА» акциясендә катнашырга чакырабыз!!!
-
Байлар Сабасында Парклар һәм скверлар көненә багышланган спорт ярышлары
-
Югары–Утар балалар интернатында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе [+фото]
2015 елның 17 августында Югары -Утар балалар интернатында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»" акциясе булып узды. ООО "ОптТоргСервис Кэш Энд Керри" берләшмәсе балаларга уку елын башлап җибәрү өчен сумка белән мәктәп кирәк- яраклары бүләк итте.
-
Район ветераннары һәм инвалидлар оешмаларының отчет-сайлау конференцияләре [фоторепортаж]
-
12 яшьлек кызчык 4 баланы янгыннан алып чыккан
Кыз батырлык өчен бүләкләнәчәк. Октябрьский бистәсендә 12 яшьлек кыз ут капкан йорттан дүрт апаен алып чыккан. Бу көнне өлкәннәр эшкә киткән, ә өйдә биш балигъ булмаган бала калган. Аларның иң кечкенәсенә нибары 4 яшь кенә була. 12 яшьлек Милена - иң зур бала телевизор карап утырганда тәрәзәдән ялкын һәм төтен...
-
Татарстан турында яңа кыска фильм чыкты [+видео]
Шушы көннәрдә "Yummy Music" Республика көненә багышлап, Татарстанны тәкъдим итүче яңа видеофильмны тамашачыларга тәкъдим итте. Карыйбыз һәм фикерләшәбез: Матбугат.ру
-
Бәләкәй бала белән горилла баласы качышлы уйныйлар [кызыклы видео]
Алар кешеләргә шундый охшаган, кызганыч, аларны читлектә тоталар :(
-
Беренче курс студентларына – 5 миллион сумлык грант
Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбе беренче курс студентларына гомуми күләме 5 миллион сум тәшкил иткән 50 грант тапшырды. Үзләренең булачак һөнәре итеп мәгълүмати технологияләрне сайлаган, бердәм дәүләт имтиханыннан иң югары балл туплаган абитуриентлар Татарстан Президентыннан грантларны инде бишенче ел рәттән...
-
"Рубин"ны Илсур Метшин җитәкләячәк
Валерий Сорокин отставкага китү сәбәпле, "Рубин" клубына яңа президент билгеләделәр.
-
«Газпром трансгаз Казан» 60 еллык юбилее уңаеннан Саба филиалы хезмәткәрләре тәбрикләнде [фоторепортаж]
-
Сабада бүген аязучан болытлы һава торышы көтелә
4 сентябрь көнне Сабада аязучан болытлы һава торышы көтелә. 5 сентябрьгә каршы төндә кыска вакытлы яңгыр явачак.
-
Гөмбә җыючыларның каршысына өч аю чыккан
Бу хәл Яшел Үзән районында була. Ике ир гөмбә җыярга баралар. Онытылып китеп, берсен-берсе югалта. Шул вакыт ир ике аю баласына тап була. Тегеләре таяк тоткан ирне күреп куркуга кала һәм кычкырып җибәрә. Озак та үтми балаларының кычкырган тавышына ана аю йөгереп чыга. Моны күргән ир куркуга кала Һәм кычкырып...
-
Карбыз урлаучы полиция хезмәткәре булып чыккан
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында полиция хезмәткәренең карбыз урлау очрагы буенча хезмәти тикшерү үткәрелә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына әлеге министрлыкның матбугат хезмәте җитәкчесе Ирина Нижельская хәбәр итте. 29 август көнне Россия ЭЭМның Казан шәһәре буенча идарәсенең "Азино-2" полиция бүлегенә карбыз павильоны сатучысыннан һөҗүм итеп талау турында хәбәр килеп ирешә....