"Буккроссинг Сабаларча" акциясендә катнашырга ашык
Кичә, бүген, иртәгә

"Буккроссинг Сабаларча" акциясендә катнашырга ашык

Сезне 2015 елның 5-нче сентябре көнне парклар һәм скверлар көне уңаеннан «БУККРОССИНГ САБАЛАРЧА» акциясендә катнашырга чакырабыз!!!

Очрашу урыны: ОЛИМП СТАДИОНЫ

Очрашу вакыты: 11.00 сәгать

БУККРОССИНГ - укылган китапларны башкаларга тәкъдим итү. Шәхси китапханәдәге китапны укыганнан соң, танышларга, яки бер-белмәгән кешегә китапны бирү. Алар да үз чиратында китапны башкаларга бирә. Шулай итеп китап кулдан-кулга йөреп күп кешеләргә, күп тапкырлар файда итә.

Балалар белән, гаилә белән килегез!!!
Сезне көтәләр: Район үзәк китапханәсе
китапханәчеләре!


Нет комментариев