5 декабрь 2018 яңалыклары
-
Кемдә акча бер букча?
Россиядә иң күп һәм иң аз хезмәт хакы алучы төбәкләр исемлеге билгеле. Быел илдә айлык акчаның уртача күләме 26 мең 900 сум тәшкил итә, ди белгечләр. Казан халкы уртача 43 мең 222 сум хезмәт хакы ала. Татарстан башкаласында икътисадчылар, газчылар һәм энергетиклар яхшырак яши.
-
Татарстанны Россиядә иң яхшы спорт төбәге итеп таныдылар
Мәскәүдә бүләкләү тантанасында Татарстан спорт министры Владимир Леонов чыгыш ясады.
-
Югары Утар балалар йортында инвалидлар көненә "Яхшылык кыл" исеме астында стена газетасы
4 декабрь көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияче Хәбибуллина Гөлнара җитәкчелегендә "Яхшылык кыл" исеме астында стена газетасы чыгарылды.
-
Лилия Хәйруллина: "кошелёк белән ботен акчалар, карталар, документлар... ‘очты’.."
Лилия Хәйруллина тормышында күңелсез хәл булган: җырчы үзенең янчыгын югалткан. Алай гына да түгел, янчык эчендәге машина йөртү таныклыгы, башка документлар, карточкалар, дисконткалар, акчалар "очкан".
-
"Казан" һәм "Бигеш" аэропортларының исемнәре игълан ителде
Федераль телевидениедә туры эфирда «Россиянең бөек исемнәре» проектына йомгак ясалды.
-
Россиялеләр өчен иң популяр Яңа ел юнәлешләрен атадылар
Кырым беренче тапкыр популяр биш юнәлеш исемлегенә кергән.
-
Ташламалы язылу бара
Хөрмәтле абунәчеләр!
-
Замана баласы нинди?
Замана баласының психологик портретын төзеячәкләр. Әлеге эш белән илнең Мәгариф министрлыгы шөгыльләнәчәк, дип хәбәр итә “Ведомости” басмасы. Министр урынбасары Татьяна Синюгина сүзләренә караганда, психологик портрет белем бирү һәм тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген арттырачак. Балаларга бәйле мондый тикшерүнең инде күптән үткәрелгәне юк, шуңа күрә хәзерге буынны нәрсә борчуын, аларның ниләр белән кызыксынуын белеп тә бетермибез, дигәннәр. Баланың психологик портреты әти-әниләргә дә, укытучыларга да зур ярдәм булачак, дип фаразлана. Замана баласы нинди?
-
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Волонтерлар көне белән котлады
Хәзер Татарстанда ихтыяри хәрәкәт сафларында төрле иҗтимагый берләшмәләргә керүче ун меңләгән бала, егет-кыз катнаша, диелә мөрәҗәгатьтә.
-
Бүген Татарстанда -1 градуска кадәр җылыначак
Юлларда бозлавык саклана.