6 май 2020 яңалыклары
-
Сабалылар газетага язылып, бензин белән эшли торган мотоблок, телевизор, тузан суырткыч һәм башка призлар ота ала
“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте абунәчеләр арасында кыйммәтле призлар уйнату чираттагы акцияне игълан итте. Шулай итеп, “Татмедиа” нәшер иткән газета-журналларга язылучылар телевизор, тузан суырткыч, планшет, 100 литр бензин, үтүк яки блендер оту ихтималына ия булачак. Төп приз – 40 мең сумлык мотоблок.
-
КФУ галиме быел җәйнең нинди булачагына фаразларын әйтте
«Май кондызлары күп булса, бу эссе җәйгә, дигән сынамыш бар», — диде Юрий Переведенцев.
-
Быел май аенда һава температурасы һәм явым-төшем норма чигендә булыр дип фаразлана
Майда уртача тәүлеклек температура 13,5 градус тәшкил итәчәк, явым-төшемнәр 40 мм күләмендә булыр дип көтелә.
-
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба районында булды
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба районында булды. Эш визиты барышында ул Курсабаш авыл җирлегендә төзелгән социаль объектлар белән танышты һәм шушы җирлектә туып-үскән Советлары Союзы Герое Зәки Хәбибуллинның бюсты куелган, сугышта һәлак булган сугышчыларның исем-фамилияләре язылган һәйкәлгә чәчәкләр салды.
-
Лесхоз интернат-йортында өмә
Узган ял көннәрендә Лесхоз интернат-йорты хезмәткәрләре кышкы чордан соң территорияне чистартуда актив катнаштылар. Язгы өмә үткәрү совет чорыннан бирле сакланып калган күркәм традиция.
-
Татарстанда тәүлек эчендә 100дән артык кеше Covid-19 белән зарарланган
Бөтен вакыт эчендә яңа коронавирус диагнозы 1310 татарстанлыда расланган.
-
Россия почтасы Россия Федерациясе Президентының Бөек Ватан сугышы ветераннарына котлауларын җиткерә
2020 елның 6 маеннан 9 маена кадәр Россия Почтасы хезмәткәрләре ветераннарга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 1 миллионнан артык персональ котлау юллый.
-
5000 сумга гаризаны дөрес тутырыгыз һәм акчаны тизрәк алыгыз!
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 3 яшькә кадәрге балалары булган яки ана капиталына хокукы булган гаиләләргә 5 мең сум күләмендә өстәмә акчалата түләү башкара.
-
Татарстан халкы бүгеннән SMS-пропуск ярдәмендә зиратка бара ала
4нче максат буенча пропускны атнага бер тапкыр алырга мөмкин, ул бер сәгать дәвамында гамәлдә була.
-
Утлы еллар кайтавазы
Сугыш.... Планетабызда һәр кешене дер селкеткән иң куркыныч сүз бу. Кемнәрнең генә үзәген өзмәгән дә, тормышын җимермәгән бу афәт.
-
Татарстанда 26 градуска кадәр җылы булачак
Көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан көчле җил булачак.
-
«Табигать - мәңгелек матурлык чыганагы» онлайн чарасы
5 нче май көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече Г.Х.Садыйкова Шәмәрдән лицее укучылары өчен «Табигать - мәңгелек матурлык чыганагы» дип исемләнгән чара үткәрде. Экологик сәгать онлайн режимда WhatsApp төркеме аша узды. Башта балаларга кеше гаебе белән килеп чыга торган экологик проблемалар, табигатькә һәм бөтен тереклеккә сакчыл караш кирәклеге, төп экологик кагыйдәләр турында сөйләнде.