Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба районында булды
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба районында булды. Эш визиты барышында ул Курсабаш авыл җирлегендә төзелгән социаль объектлар белән танышты һәм шушы җирлектә туып-үскән Советлары Союзы Герое Зәки Хәбибуллинның бюсты куелган, сугышта һәлак булган сугышчыларның исем-фамилияләре язылган һәйкәлгә чәчәкләр салды.
Аннары Туктар роботлаштырылган терлекчелек комплексы янында хуҗалык җитәкчеләре белән очрашты, кыр эшләренең барышы белән кызыксынды.
Автор фотолары һәм tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев