8 март 2018 яңалыклары
-
Бәхет артында ни ята?
Гаҗәеп мөлаем хатын-кыз ул – Рауза Хәйретдинова. Читтән карыйсың да, нинди бәхетле, дип сокланасың. Әмма ул бәхет артында нинди көрәш ятканын ул үзе белә дә, ире Нуретдин Ганиев белә. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты шул көрәшләрнең бер кыйпылчыгы белән бүлеште.
-
Бәйрәм алдыннан хөрмәтләү
8 Март Хатын-кызлар бәйрәме якынлашкан көннәрдә бар яктан да үрнәк, үз хезмәтләрендә, фән, эшмәкәрлек өлкәсендә уңышларга ирешкән күркәм затларыбыз Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында җыелды.
-
Эзмә авыл җирлегендә кышкы спартакиада
4-нче март көнне Эзмә авылында Саба районы халкы арасында кышкы спартакиада һәм әлеге чара кысаларында ике тапкыр паралимпия чемпионы Рушан Миннегулов призына “Сәламәтлек чаңгы юлы-2018” ярышлары үткәрелде.Барлык спорт сөючеләрне район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов тәбрикләде.
-
Җырның – ертыгы, бәйрәмнең гөнаһы юк
Бүгенге тынгысыз дөньяви гавамда дин тотучы мөслимәләр ничек көн күрә, алар җәмгыятьтә үз урыннарын таба аламы, кыен хәлдә калганда кемгә таяналар? Четерекле мәсьәләләр еш кына көтмәгәндә баш калкыта бит. Әйтик, бик күпләр яулык бәйләү, озын күлмәк кию аркасында каршылыкларга очрый.
-
«БалМай» егетләре бәйрәмгә елата торган видеоролик төшергән [видео]
«БалМай» иҗат төркеме 8 март уңаеннан яңа видео төшергән. Биредә хатын-кызларны бәйрәм белән Арслан Сибгатуллин һәм КЮИ МВД курсантлары котлый.
-
Фәрит Мөхәммәтшин гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итте
Сез тормышыбызның барлык тармакларында югары үрләргә ирешеп кенә калмыйсыз, гаилә учагын да саклыйсыз, йортка ямь өстисез, диде парламент башлыгы.
-
Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре 8 Март уңаеннан Кремль янында флешмоб оештырды
Полицейскийлар үз автомобильләрен Казан Кремле янында 8 саны рәвешендә тезеп куйды.
-
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов ничә ел бергә тора? [видео]
7 март кем өчендер бәйрәм алды, гадәти көн, ә кем өчендер бик истәлекле дата. Мәсәлән, җырчы Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов өчен бүгенге көн кадерле. Иҗади гаиләнең никахлашуына 15 ел тулган икән!
-
Владимир Путин хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлады
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Президент шагыйрь Андрей Дементьев әсәреннән өзек укыды.
-
Буа театрының "Урам себеркесе" комедиясе көтмәгәндә килгән дан куркыныч булуын кисәтә
Спектакльнең режиссеры Дамир Сәлимҗанов Татарстан өчен легендар Марсель Сәлимҗановның туганнан туганы буларак кадерле.
-
Яшәсен Y хромосома!
Яшьлектә, Рөстәм Мингалимнең «Кайда сез, ирләр?» пьесасын укыгач, тирән фикерләр уздырам дип, автор ясалма ситуацияләр һәм образлар иҗат иткән, ике җенескә пародия язган, дип уйлаган идем. Ә хәзер фикерем үзгәрде: аны сәхнәләштерергә була, бик була! Чөнки дөньяны үз кулларында тотасы ирләрнең юкка чыгуы хакында моннан ничәмә еллар элек чаң суккан бит!
-
Филүс Каһиров: “Бүген мин алып килүче дә, алып баручы да”
Самараларга мин гел барам, Гел барам, гөлләр алам. Таң йокысы татлы була, Шунда да уйлап алам, - дип, “Иделләре-күлләре” җырын бозып җырлаган Филүс Каһировны Самара тамашачысы яратмый нишләсен инде.
-
“Готов к труду и обороне”
6 нчы март көнне, Саба муниципаль районы спорткомплексында “Готов к труду и обороне” чарасы узды. Мәдәният хезмәткәрләре ГТО нормативлары тапшырдылар: урыннан озынлыкка сикерү, идәннән күтәрелү , турникта күтәрелү һәм башка төр нормативларын үтәделәр.
-
Казанда 8 Март уңаеннан алынган бүләкләрнең уртача чегы 2900 сум тәшкил иткән
Татарстан башкаласында бәйрәм уңаеннан иң күп сатып алынган бүләкләр рейтингында кием-салым беренче урынны били.
-
Көрәшчеләр теләген министр үтәрме?
Нәфис Миннебаев #выборчемпионов180318 флешмобы кысаларында эстафетаны келәмдәш-коллегаларына — Балтач, Саба һәм Кукмара районы спорт бүлеге җитәкчеләренә тапшырган иде. Тегеләре тагы да югаррак «сикергән».