Бәйрәм алдыннан хөрмәтләү
8 Март Хатын-кызлар бәйрәме якынлашкан көннәрдә бар яктан да үрнәк, үз хезмәтләрендә, фән, эшмәкәрлек өлкәсендә уңышларга ирешкән күркәм затларыбыз Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында җыелды.
Биредә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан» республика бәйгесенә йомгак ясалды. Быел әлеге конкурста 10 номинациядә катнашырга дәгъва белдергән 700дән артык хатын-кыз чакырылып хөрмәтләнде. Әлеге мәртәбәле очрашуга безнең районнан да делегация - үз номинацияләрендә җиңү яулаган күркәм затларыбыз – «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбарәкова («Хатын-кыз -лидер»), «Курсабаш» җәмгыяте терлекчесе Айназ Шәйнурова («Язмышым-һөнәрем»), конкурс дипломантлары – Саба гимназиясенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лариса Шәмсетдинова («Хатын-кыз – ел үрнәге»), Олы Кибәче авылы китапханәсе мөдире Гөлүсә Фатыйхова («Хатын-кыз мәдәният һәм рухият») һәм ТР агропромышленность комплексы хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасы җитәкчесе Гөлназ Нигамәтҗанова катнашты. Хатын-кызларыбызны бәйрәм чарасына озату тантанасында район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты, һәркайсын якынлашып килүче Хатын-кызлар бәйрәме белән тәбрик итте,алдагы тормышларында уңышлар, гаилә бәхете теләде. Казанда үткән чарада да гүзәл затларыбызга ул көнне бик күп тәбрикләү сүзләре яңгырады, танылган сәхнә осталары башкаруында моңлы җырлар агылды. Иң тантаналы мизгел, мөгаен, бәйрәмгә килүчеләрне Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең тәбрикләве булгандыр. Ул иң элек хатын-кызларыбызга сабырлыклары өчен олы рәхмәтен җиткерде һәм ир-атларга мөрәҗәгать итеп, алардан сабырлык үрнәге алырга чакырды. Татарстан хатын-кызларын танылган Россия актеры Михаил Пореченковның котлавы да күңелле бер сюрприз булды. Бәйрәмнең тантаналы өлеше төгәлләнгәч, хатын-кызлар Татар милли мәдәни үзәгендә чәй табыны янына чакырылып хөрмәтләнделәр.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев