“Готов к труду и обороне”
6 нчы март көнне, Саба муниципаль районы спорткомплексында “Готов к труду и обороне” чарасы узды. Мәдәният хезмәткәрләре ГТО нормативлары тапшырдылар: урыннан озынлыкка сикерү, идәннән күтәрелү , турникта күтәрелү һәм башка төр нормативларын үтәделәр.
“Готов к труду и обороне” комплексын кертү халыкның физик яктан әзерлеген яхшыртуда, массакүләм спорт үсешенә һәм милләтне савыктыруда ярдәм итә. Моннан тыш, ГТО яшьләрнең ялын оештыруда һәм патриотик тәрбия бирүдә уңай йогынты ясый.
Фото: http://saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев