8 август 2015 яңалыклары
-
“Ана капиталы” бетәме
Авылда күрше йортта яшәүче кечкенә Артурны күргән саен "Ана капиталы"н уйлап табучыларга карата нәфрәтем арта. Дәүләттән акча алу өчен генә бала табучылар белән ничек килешергә мөмкин соң?
-
Мәктәп автобуслары тахографсыз йөргән
Саба район прокуратурасы юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә закон таләпләренең үтәлмәве фактларын ачыклады. Аерым алганда, тикшерү барышында мәгариф учреждениеләренә караган 16 мәктәп автобусының тизлекне һәм хәрәкәт юнәлешен, ял итеп алу вакытын өзлексез теркәп баруны тәэмин итүче контроль системасы - тахографлар белән җиһазланмавы билгеле булды. Шул уңайдан Саба муниципаль районы башкарма комитетына...
-
"Балага куркыныч яный"
Шундый исем астында "кайнар линия" оештырылган. Гражданнарга мөрәҗәгать итү өчен күбрәк мөмкинлек тудыру, мөрәҗәгатьләргә оператив йогынты ясау өчен Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсендә "Балага куркыныч яный" телефон линиясе эше оештырылган. Линия номеры - 8 (843) 238-33-59 һәм кәрәзле элемтә абонентлары өчен - "123" кыска номеры. Линиягә хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре...
-
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген ачыклау максатында үткәрелгән сораштыруга йомгак ясалды
Шушы көннәрдә республикада халыкка хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы җирле үзидарә органнары, предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген ачыклау максатында үткәрелгән сораштыруга йомгак ясалды. Сораштыру 2015 елның 1 февраленнән 1 мартына кадәр интернет челтәрендә он-лайн анкеталаштыру юлы белән, имзасыз алып барылды. Катнашучылар, сез муниципаль район башлыгыгызның, башкарма комитетының узган елдагы эшчәнлегеннән,...
-
Быел да халык санын алу үткәреләчәк
Россиядә 2015 елның 1 октябреннән 31 октябрьгә кадәр халык санын алу үткәреләчәк. Әмма әлеге чара сайлап алу тәртибендә, кечерәк масштабта булачак. Моңа 2020 елда узачак Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек дип карарга кирәк. Татарстанда быелгы халык санын алу вакытында 55 мең кешедән сораштырачаклар. Статистика бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, безнең районда...
-
Дөрес мәгълүматка – 1 мең сум
1 августтан Татарстан Экология һәм табигый ресурсларны саклау министрлыгы табигать законнары таләпләрен бозу фактлары турында төгәл мәгълүмат бирүче гражданнарны матди кызыксындыру чараларын гамәлгә ашыра башлады. Әгәр кеше җитештерү калдыкларын табигатькә ташлау яки законсыз карьерлар ачу фактлары турында фотолар (видеоязма) белән теркәлгән дөрес мәгълүмат бирә икән, аны бер мең сум акча...
-
Йөзьяшәр агачлар – табигать ядкаре
Россиядә 2010 елдан "Агачлар - тере табигать ядкәрләре" бөтенроссия программасы гамәлдә. Аның максаты - йөзьяшәр истәлекле агачларны эзләп табу, саклап калу һәм табигать ядкаре статусы бирү. Программа республиканың "Озын Алан" дәүләти табигый тыюлыгында таулы-алтай чыршысына махсус тамга бирүдән башланып киткән иде. Шушы көннәрдә Идел-Чулман дәүләти табигый биосфера тыюлыгындагы Раифа урманында...
-
Саба картингчылары –1нче
Узган ялларда "Аргамак" картодромында үткәрелгән XX Татарстан Республикасы чемпионатында Саба районының "Торнадо" командасы җиңү яулады. Шәхси беренчелектә бертуган пилотлар - Нәфис (125-А класслы карт), Әлфис (Супер-Мини) Мөхәммәтгалиевлар 1нче һәм 3нче нәтиҗә күрсәттеләр. Шулай ук Илнар Галимов - 125-А, Азат Гыйльманов - "Пилот", Рифат Исрафилов "Ротакс Макс-Юниор" класслы картларда 1нче урыннарны...