11 апрель 2018 яңалыклары
-
Татарстанда хаҗ бәясе 10-15 мең сумга артты
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Хаҗ” операторы бәянең ни сәбәпле артуын аңлатты.
-
Букмекерлар Гагарин кубогын ЦCКА отар дип фаразлый
2018 елның 15апрелендә (якшәмбе) 10.00 сәгатьтә Казан шәһәренең Яңа бистә зиратындагы Тукай каберенә чәчәкләр салу мәрасиме була һәм шагыйрь рухына дога кылына.
-
Уртача гомер озынлыгы арткан саен, яман шеш авырулары арта барачак – табиб-онколог
Илсур Шәймәрданов, Татарстанда яман шеш авыруының, үлем сәбәбе буларак, берникадәр кимүгә таба баруын билгеләп узды.
-
Видео: Казанда юлга дистәләгән капчык цемент төшеп калган
Төзелеш материаллары, йөк машинасы маневр ясаганда, арбадан төшеп калган булырга мөмкин.
-
Казан-Оренбург юлында юл һәлакәте
Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Татарстанның Яңа Чишмә районында булган.
-
Казанда беренче шимбә өмәләре 14 апрельдә башлана
Башкалада тирә-юньне тәртипкә китерү сезонын Киров һәм Мәскәү районнары ача.
-
Камал театры Лесхозда
Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортын Г. Камал театры коллективы үзенең узенчәлекле, матур концерты белән кунакта булды. Интернатта яшәүче эби-бабайлар күтәренке кәеф белән озатып калдылар.
-
100 грамм ит ашасаң, 200 грамм яшелчә ашарга кирәк – табиб-онколог Илсур Шәймәрданов
Татар халык ашлары юан эчәк яман шешен китереп чыгара, дигән фикер белән табиб килешеп үк бетмәвен, чамасын белеп ашарга кирәклеген әйтте.
-
Хуш киләсез, санкцияләр – 2
Үткән җомгада Вашингтон тарафыннан “өф” итеп кенә өреп җибәрелгән һава агымы дүшәмбегә Мәскәү биржаларына финанс давылы булып килеп җитте: куыклар шиңеп, Россия компанияләре акцияләре түбәнгә тәгәрәде. Олигархик капиталның югалтулары бер көн эчендә генә дә 15 миллиард долларга җитте, диделәр.
-
Тутырма тутыруның борынгы рецепты
XXI гасыр – мода һәм стиль заманы. Һәркем трендта булырга, свитшот киеп, кэжуал стилендә йөрергә тырыша. Гәрчә сүз гадәти фуфайка һәм джинс чалбар турында барса да. Хәер, нәрсә соң ул мода? Үткәннәрне искә төшерү һәм әйләнеп кайткан ретро әйберләргә заманча исем бирү, нигездә. Исем дигәннән, яшь әниләр хәзер балаларына Кәрим, Асылбикә, Вафирә, Гыйззәтдин дип кушалар. Шулай ук мода, ләкин миңа мондый күренеш ошый. Исемнәрдә без татарлыгыбызга кайтабыз кебек, ә аш‑су өлкәсендә дә шулаймы соң?Дөрес туклану идеясен алга сөреп, барыбыз да брокколи ашарга күчмәгәнбезме икән әле?
-
Алтын медальнең дәрәҗәсен күтәрмәкчеләр
Әйе, соңгы елларда бу бүләкнең кадере бетеп китте сыман. Дөресрәге, бетереп маташтылар. Педагог халкы 2014 елдагы вакыйгаларны яхшы хәтерлидер әле.
-
Сабада “Без бергә” балалар халык иҗаты конкурсының Гала-концерты
10 апрель көнне Балалар иҗат үзәгенең актлар залында “Без бергә” балалар халык иҗаты конкурсының Гала-концерты булып узды.
-
Әнвәр Нургалиев белән Элвин Грейны чак машина бәреп китмәгән (ВИДЕО)
Мәскәүдә "Дуслык фестивале" концерты үткән көнне Элвин Грей, Әнвәр Нургалиев һәм Элвинның администраторын машина таптый язган.
-
22 мең мәктәп кайда?
Авыл мәктәпләрен анда яшәүчеләрнең рөхсәтеннән башка кыскартмаска, акчаны укучылар саныннан чыгып бүлмәскә! Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Олег Смолин Федерация Советында сала мәктәпләрен үстерүгә багышланган парламент тыңлауларында әнә шулай дип тәкъдим иткән. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында авыл мәктәпләрен кыскартуны туктатырга кирәк дип саныйлар.
-
Ренат Әюпов Кариев театрында легендар “Любовь и голуби” фильмын сәхнәләштерә
Спектакль-бенефис Кариев театрының яңа бинасында 28 апрельдә күрсәтеләчәк.