Хуш киләсез, санкцияләр – 2
Үткән җомгада Вашингтон тарафыннан “өф” итеп кенә өреп җибәрелгән һава агымы дүшәмбегә Мәскәү биржаларына финанс давылы булып килеп җитте: куыклар шиңеп, Россия компанияләре акцияләре түбәнгә тәгәрәде. Олигархик капиталның югалтулары бер көн эчендә генә дә 15 миллиард долларга җитте, диделәр.
Дөрес, Россия Хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведев зыян күргән олигархларга ярдәм ителәчәге турында белдерде инде. Хөкүмәтнең үз акчасы юк, бары тик салым түләүчеләрне игәүләп җыелган акча гына бар икәнен искә төшерсәк, Мәскәүнең тагын бер тапкыр безнең җилкәләрне каезларга җыенуын аңлау кыен түгел. Санкцияләрдән бигрәк тә алюминий магнаты, “Русал” акцияләрен үз кулында тотучы Дерипаска зыян күрде: санаулы сәгатьләр эчендә алюминий кәгазьләре ике тапкыр очсызланды. Ул гына да түгел, халыкара трейдерларның рус алюминиен сатып алудан баш тартырга җыенуы турында хәбәрләр килеп иреште. Монысы куык тишелүгә караганда да куркынычрак нәрсә: бөтен дөньяда җитештерелгән алюминийның 7 процентын базарга чыгара торган компания эштән туктаса, базарда бу төсле металлга бәяләр үсәчәк, әмма Россия металлурглары югары бәяләр фонында суган суы суырачак. Бер “Русал” гына түгел, банклар һәм башка компанияләр дә йөзләгән миллиард сум акча югалта хәзерге мәлдә. Әле җитмәсә, Вашингтон Сүриядәге химик һөҗүм уңаеннан яңа санкцияләр әзерләнүе турында хәбәр итә. Кемнең касыгына кайсы яктан нинди очлы әйбер белән төртәселәре төгәл мәгълүм түгел. Россиянең финанс карынында нинди ачлык башланачагын беркем дә тулысынча күз алдына китерә алмый. Аналитикларның берсе авызыннан да юатулы сүзләр чыкмый әлегә. Акцияләр белән бергә рус сумы да кара тишеккә оча. Матрас астында доллар яшерүчеләр сөенә, рубльгә ышаныч баглаучылар яңа финанс паникасы башлануга банкларга ябырылырга дип, старт сызыгына аякларын терәргә әзерләнә.
Биржалар исә өметсезлеккә бирелү ягында. Кичә хәтта Мәскәү биржасы эленеп калды, брокерларга акция бәяләрен күрсәтүче электрон таблицалар “катты”. ”Безнең Трамп” Россиягә явыз Обама күрсәтмәгән «игелекләр» күрсәтә: иртәгә кайсы компания санкцияләр сандалына салыначак икәнен беркем дә белми. Хәтерлик: ел башында янкилар санкция исемлеген игълан иткәч, россияле элита аны «Кремльнең телефон белешмәсе» дип көлгән иде. Менә шул белешмәдәге олигархлар барысы бергә дер калтырый бүген. «Кремль доклады» берьюлы барысының да кытыгына тия, тик берәүнең дә көләсе килми. Элмәк акрын бууы белән куркыныч, билгесезлек газабы эчтән кимерә.
Вашингтон исә «Кремль доклады» белән олигархларга һәм сәяси элитага ел башында шундый сигнал биргән иде: Владимир Владимировичны Кремльдән чыгарырга. Хөрмәтләп лаеклы ялга озатсалар да, рөхсәт ителә, кырысрак башка ысулны сайласалар да, океан артындагылар каршы килмәячәк. Тик россияле элитаның һәм финанс капчыкларының кискен хәрәкәтләр ясарга көче җитмәде. Олигархлар үзләрен кияүгә чыкмый гына балага узган кыз кебек тотты: бәлки, үзеннән-үзе шиңәр әле, дип юандылар.
Кремльнең үзендә дә хәлнең җитдилеген аңламадылар, хәзер дә аңламаганга салышалар. Чынлыкта эшләр харап: ил корабы зур тизлектә таш кыяга якыная, капитан исә пассажирларны мультфильмнар күрсәтеп мавыктырып котылмакчы була.
Вакыйгаларның шундый үсешен без үткән елның август башында ук фаразлаган идек. Без яздык: "...санкцияләр үзләре генә артык куркыныч түгел, Мәскәүнең аларга җавабы куркыныч".
Җавап үз аягыңа үзең ату стилендә булачак һәм инде булып ята, шуннан соң инде болай да ярым шуышып яшәгән ”бөек держава”ның һәм бөек халыкның аянычлы хәлдә каласын алдан күрмәс өчен тома сукыр булырга кирәк. Бу уңайдан ватандашларны ”котларга” була: хәлләр авыр һәм тагын да авыраячак». Безнең шушы фаразны хәзер рус аналитиклры сүзгә сүз кабатлый. Мәскәү гел үз карынына үзе хәнҗәр кадау белән мавыга бүген, үз җәрәхәтенә үзе тоз сала. Хәлне төзәтү турында уйлап та караучы юк.
Газета хәбәрчесе бу юлларны язганда, әле биржалар ачылмаган, шуңа күрә агымдагы ситуацияне билгеләп булмый. Берникадәр вакытлыча уңайлану да булырга мөмкин, кискен түбән сикерү дә дәвам итә ала. Әмма бер нәрсә ачык: Россияне кабергә тыгачак тетрәнү башланды инде.
Фото: http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев