22 мең мәктәп кайда?
Авыл мәктәпләрен анда яшәүчеләрнең рөхсәтеннән башка кыскартмаска, акчаны укучылар саныннан чыгып бүлмәскә! Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Олег Смолин Федерация Советында сала мәктәпләрен үстерүгә багышланган парламент тыңлауларында әнә шулай дип тәкъдим иткән. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында авыл мәктәпләрен кыскартуны туктатырга кирәк дип саныйлар.
1995 елда Россиядә 67 мең мәктәп исәпләнсә, 2016 елга бу сан 42,6 меңгә калдырылган. Шушы еллар эчендә 22 меңнән артык авыл мәктәбе юкка чыккан. Бүген авылларда 24 меңнән артык белем йорты бар. Кыскартулар артык күпкә киткән бугай. Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева да авыл мәктәпләрен ябуны туктатырга кирәклеген җиткергән. Моңа кадәрге министр Дмитрий Ливанов та шул сүзне сөйләгән иде. Әмма соңгы өч елда 2,5 мең мәктәп ябылган. “2005-2006 нчы елларда мәктәпләрне җан башыннан финанслауга игътибар артты. Кыскартуларны укучылар саны кимүгә бәйләп аңлаттылар. Әмма чынлыкта балалар саны кимүгә караганда, кыскартулар кызурак барды. Бүген, киресенчә, демографик хәлебез яхшыра бара. Ләкин мәктәпләрне кыскарту һаман да дәвам итә”, – дигән Олег Смолин. Бүген Россиядә 821 мең бала автобус белән күрше авылга йөреп укый икән. Өстәвенә узган ел укучыларны ун елдан артык кулланышта булган автобусларда йөртү дә тыелган. Бу да авыл файдасына түгел.
Татарстанда 2007-2008 уку елында 1707 авыл мәктәбе (шуның 632се – башлангыч) исәпләнгән. 2011-2012 уку елында аларның саны 1379 га калдырылган. Шушы еллар эчендә 328гә кыскартылган дигән сүз бу. Укучылар саны да 23 меңгә кимегән. 2014-2015 елда республикадагы барлык мәктәпләр саны мең ярым тирәсен тәшкил иткән. Шуларның 122се – башлангыч мәктәпләр.
Россия мәгариф һәм фән министры урынбасары Татьяна Синюгина илдәге 42 мең мәктәпнең 14 меңгә якынында югары тизлекле интернет булмавын, ә 2 меңенә бөтенләй тоташтырылмавын әйткән. “Авыл мәктәпләрендә белем алу өчен шартлар шәһәрнекеннән ким булмаска тиеш”, – ди Татьяна Синюгина. Урынбасар фикеренчә, авылда социаль-мәдәни үзәкләр төзеп, мәктәпләрне шунда урнаштыру отышлы. Бу очракта заманча спорт залларында авыл халкы да шөгыльләнә алачак.
Әлегә ил мәктәпләрендә укытучылар кытлыгы юк. Әмма мәгариф түрәләре укытучыларны җәлеп итәр өчен “Авыл укытучысы” дигән программа булдырырга кирәк дип саный. Монда авылда эшләргә теләк белдерүчеләргә 1 миллион сум грант бирү күздә тотыла. Смолин авыл укытучысына 25 процент күләмендәге өстәмәләрне, коммуналь түләүләргә ташламаларны кайтару мәсьәләсен дә күтәргән. Хәзерге вакытта барлык төбәкләрнең дә мондый мөмкинлеге юк. Шуңа күрә югарыдагы тәкъдимнәрне хөкүмәткә җиткерергә җыеналар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев