12 июнь 2015 яңалыклары
-
Саба гимназиясе укучылары (Команда СТМ-13) Иннополис шәһәрендә үткән Россиякүләм роботлар олимпидасында 4 нче урын алып кайттылар [фоторепортаж]
-
Иван Ургант балык белән ришвәт алучы Мамадыш участковыеннан кызык-мызык ясады [+видео]
"Вечерний Ургант" тапшыруында балык һәм акча белән ришвәт алуда гаепләнүче Мамадыш участковые турында шаярттылар. Иван Ургант бу хакта "Вечерняя Казань" газетасында укып белә һәм Мамадышны Россиянең балык башкаласы итәргә тәкъдим ясый. Әлмәт таңнары
-
Тимур Батрутдинов Әлмәт кызы Дарья Кананухага өйләнә
"Камеди Клаб" резиденты булган Тимур Батрутдинов "Холостяк" проекты финалисткасы Дарьяга тәкъдим ясады. Кайбер чыганакларга караганда, Дарья Тимур янына күченеп киткән инде. Дарья тумышы белән Әлмәттән. Ул Әлмәт шәһәренең 16 нчы мәктәбен тәмамлаган, соңрак Казанга күченеп китеп, КФУга укырга кергән. Әлмәт таңнары
-
Бергә булганда – без көчле!
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Россия көне белән котлый.
-
Илфак Шиһапов: "Тирес өеменә һәйкәл кирәк"
- Авылда иң мөһим нәрсә тирес ул, энем, - диде миңа гомере буе авылда яшәгән, күпләп мал асраган, ике бакча чәчеп яшәгән бер абзый. - Тирес бар икән, йортта тормыш бара, тирес юк икән - юк. Башта аның сүзләре миңа шактый көлке тоелган иде. Ничек инде, гафу итегез, тормыш сыер...
-
Волонтерларны әзерләү башланды
Универсиада вакытында волонтер булып эшләгән дусларым әле дә 2013 елның җәен сагынып сөйли. Күбесе быел Казанда оештырыла торган Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында да катнашмакчы. Ч емпионатка волонтерларны инде укыта башладылар. Ә спорт объектларында әзерлек июль аеның беренче көненнән башланачак. Быел 2500 кеше волонтер булырга теләк белдергән. Татарстаннан кала...
-
Автобусың төзекме, үзең аекмы, иптәш йөртүче
Соңгы елларда Татарстанның транспорт торышы кәефне кырып кына тора: батабыз, мәтәләбез, җимереләбез... Татарстанның каратэ буенча җыелма командасының Түбән Новгород өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтенә юлыгуы, Азнакайдан 44 укучының сафтан чыккан автобуста төн кунуы балаларын лагерьларга җибәрергә җыенган ата-ананы хафага сала. Мондый очраклар бүтән кабатланмас, дип кем ышандыра ала? Исерек автобус йөртүчеләр 21...
-
Үлемне җиңгән хатынга – сәламәтлек сертификаты
Румия Сөнгәтуллина тәҗрибәле табиблар ярдәмендә үлемне җиңгән хатын. 2014 елда аңа стабиль булмаган стенокардия дигән диагноз куялар. Кыскасы, пенсионер хатынга катлаулы операция ясатырга кирәк була. Республика клиник хастаханәсе табиблары үткәргән нәтиҗәле операциядән соң, Румия ханым нормаль тормышка кайта. Авыртулардан арынып, яңача яши башлый. Хәзер ул кардиология бүлегендә күзәтү узып тора....
-
Путин Миланда татар түбәтәен киеп карады [+видео]
Владимир Путин италияле хезмәттәшләренә аның татарларның милли баш киеме булуын әйтте. Россия Президенты Владимир Путин белән Италия Премьер-министиры Маттео Ренци «ЭКСПО-2015» Бөтендөнья күргәзмәсендә Россия павильонында тәкъдим ителгән продукцияне карады. Россия төбәкләре арасында иң зурысы булган Татарстан экспозициясе павильонның икенче катын били. Биредә Россия дәүләте башлыгы белән Италия Хөкүмәте җитәкчесен Татарстан...
-
Мәктәпләрдә “Селфи төшерү куркынычсызлыгы” дәресе
Татарстанда рус милли хәрәкәте активистлары, мәктәпләрдәге татар теле сәгатьләрен күпсенеп, "файдалырак" фәннәр керсен дип йөргәндә, федераль үзәктәгеләр "Селфи төшерү куркынычсызлыгы" дип аталган яңа дәрес сәгатьләрен кертергә тәкъдим итә. Соңгы арада кешеләрнең селфи төшергәндә имгәнү очраклары турында хәбәрләр күбәйде. Кемдер үзен фотога төшергәндә биеклектән егылган, кемнедер елан чаккан. Белгечләр мәктәпләрдә кесә...
-
Косметика кибетеннән 6 мең сумлык шампунь урлаган
Казанда яшәүче эшсез ир-ат башкаланың Яңа Савин районында урнашкан кибетләрнең берсендәге сәүдә залыннан косметика урлауда шикләнелә. Урлау турында хәбәр полициягә 8 июнь көнне килеп ирешә. Аерым алганда, сәүдә залыннан шампуньнар һәм чәчне тәрбияләү чаралары юкка чыкканлыгы ачыклана. Салынган зыян күләме 6 мең сумнан артып китә. Шәһәрнең ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре...