14 апрель 2018 яңалыклары
-
“Ак Барс” финалны җиңү белән башлады
Станислав Галиевның ике алкасы “Ак Барс”ка җиңү китерде.
-
Екатеринбург татар-башкорт җырчыларын милли ризыклар белән каршылады
Татар-башкорт җырчылары катнашында узган проектның максаты — милли эстраданы үстерү, шулай ук төбәкара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту.
-
Казан мәйданчыкларында, "Тоталь диктант" кысаларында, 75 чит ил студенты TruD тестын язды
Казанда - 22 мәйданчыкта, Татарстанда 50 мәйданчыкта “Тоталь диктант” язганнар.
-
«АЭРОПОРТТА ДИЯРСЕҢ, БӨТЕН НӘРСӘ ЧЫЕЛДЫЙ», яки министр БДИны ничек тапшырган?
Эх, сүгәргә яратабыз да инде! Имеш, «Җитәкчеләр, министрлар үзләре тапшырып карасыннар иде әле ул БДИны, аннары карарбыз», диючеләр генә дә арабызда күпме?! Баксаң, министрлар боерык-фәрман гына биреп утырмый, халык белән утны-суны кичә, укуылар белән рәттән БДИ да тапшыра икән!
-
Өч тиен сәдака буламы?
Сәдака бирү – һәр заманга хас нәрсә. Кемдер аны сорап ала, кемдер мохтаҗ булса да, үз хәлен читләргә сөйләмәү ягында. Сәдака кемгә тиеш, аның күләме бармы? Әлеге һәм башка сорауларга Казандагы Әмәт бистәсе имамы, Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Равил хәзрәт Бикбаев ачыклык кертә.
-
Хәния Фәрхинең кызы әнисенә багышланган елата торган видеосы белән бүлешә [видео]
Җырчы Хәния Фәрхинең арабыздан китүенә дә күпме вакыт үтте, әмма аны сагыну, югалту ачысы әле дә тынмый. Күптән түгел аның кызы Алсу Инстаграм битендә күз яшьләре китерә торган видео кертте. Анда Хәния ханым һәм аның гаиләсе, үзе булган фотолар , видеолар тупланган.
-
Мәскәүдә “Тукай” фильмы татар телендә күрсәтелә
Фильмда шагыйрь авыр язмышлы гади кеше буларак тасвирлана.
-
Казанның "Рубин" командасы Пермьдә зур җиңү яулады
Команда 3:0 исәбе белән "Амкар" командасын отты.
-
Күтәрәмгә калганчы
Көн тудымы – яңа чикләү-санкцияләр. Көнбатыш чикләребез буйлап 2014 елда эленә башлаган күзгә күренмәс тимер чаршауны торган саен биегрәк һәм калынрак итә бара. Россиядән аерымланган җир – резервациядән дә бигрәк махау (проказа) авырулылар утравына охшаш, аралашырга, керергә-чыгарга ярамаган территория – ниндидер санитар зона ясап килүләре.
-
“Сәләт”тә катнашырга теләүчеләрдән “Тулпар” конкурсына гаризалар кабул ителә
Конкурста якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче 12-18 яшьлек балалар катнаша ала.
-
Татарстанның элеккеге вице-премьеры кулга алынды
Урамда - суд янында тикшерүчеләр Владимир Швецовка кул богавы салдылар.
-
Мәскәүдә татарларны уен ярдәмендә таныштыралар
Чараны оештыручы Тәнзилә Хөснетдинова яшьләр бер-берсе белән танышырга курка, ояла, дип саный.
-
Талия Миңнуллина Татарстан Президентын искиткеч психолог, дип санавын әйтте
Талия Миңнуллина “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен интервью бирде.
-
Саба муниципаль районының белем бирү учреждениеләре арасында «Куркынычсызлык тәгәрмәче - 2018» конкурсы
Конкурс бер ничә этаптан тора: «Юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр», «Беренче медицина ярдәмен күрсәтү нигезләре» һәм велосипедта йөрү. Бу конкурс юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү һәм аларны өйрәнү өчен ел саен оештырыла.
-
Татарстанда ашлык сыйфатын тикшерү тискәре күрсәткечләр биргән
106,1 тонна бөртеклеләрнең 10,2 тоннасы начар сыйфатлы булып чыккан.