14 апрель 2018 яңалыклары
-
Татарстанның элеккеге вице-премьеры Владимир Швецов судка китерелде
Тикшерү республиканың элеккеге транспорт министрын 2 айга кулга алуны сорый.
-
“Тормышмы бу?” - Камал театры 110 ел элек Гаяз Исхакый куйган сорауны яңадан куйды
“Тормышмы бу?” спектакленең режиссеры – Айдар Җаббаров.
-
Югары Утар балалар йорты интернатында “Ел фасыллары” дигән темага дәрес
13 апрель конне тәрбияче Васильева Сиринә балалар белән “Ел фасыллары” дигән темага дәрес үткәрде.
-
Теләче районы язгы ташуга әзер
Караширмә авылындагы 6 йортка, Үзәктә исә дистәдән артык өйгә су керү ихтималы бар.
-
Бөек Болгар дәүләте һәм Хәзәр каганлыгы идарәчеләре
Азов–Кара диңгез буе далаларында 630 нчы еллар тирәсендә барлыкка килгән Бөек Болгар дәүләтенең гомере бик кыска була, шушы дәүләтне оештыручы Кубрат хан вафатыннан соң, 960 нчы елларда ул таркала. Көнчыгыш Европа халыкларының язмышында VII гасыр урталарыннан башлап Х гасыр ахырларына кадәр – 350 ел чамасы! – яшәгән Төрки каганлыгы зур роль уйный. Ни кызганыч, безнең татар тарихы белән турыдан-туры бәйләнгән шушы ике дәүләтнең дә тарихы бик начар өйрәнелгән. Язма чыганаклардагы мәгълүматлар тулы түгел. Аларның хакимнәрен дә юньләп белмибез хәтта. Без белгәннәр түбәндәгеләрдән гыйбарәт.
-
“Бишле”гә укыйм дип йөрмим дә...
Алтын медаль алуы җиңел булмаячак. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларны бүләкләү тәртибенә үзгәрешләр кертергә җыена. БДИны 70тән ким баллга тапшыручылар аннан мәхрүм калырга мөмкин. Мәгариф түрәләре киләчәктә медальсез калучылар саны ике тапкыр кимеячәк дип фаразлый. Яхшы укуның бәясе күпме тора?
-
Раиф Зиннәтуллин: Телне саклауда барлык укытучылар да катнашырга тиеш
Казанда беренче тапкыр ир-ат укытучылары арасында “Тел сагында ир-егетләр” дип исемләнгән бәйге узды.