Татарстанның элеккеге вице-премьеры Владимир Швецов судка китерелде
Тикшерү республиканың элеккеге транспорт министрын 2 айга кулга алуны сорый.
Казанның Совет районы судына элеккеге Татарстан Премьер-министры урынбасары, республиканың элеккеге транспорт министры Владимир Швецов китерелде. Тикшерү аны 2 айга кулга алуны сорый.
Кичә “Татар-информ” агентлыгы Владимир Швецовның кабат тоткарлануын язган иде. Агымдагы елның гыйнвар ахырында хокук саклау хезмәткәрләре элеккеге түрәне игътибарга алдылар, хастаханәгә эләккәннән соң сорау алуга чакырдылар.
Элек Швецовны аның өй арестындагы улы Владимир Швецовка карата кузгатылган җинаять эшендә катнашуда шикләнәләр иде. “Татар-информ” агентлыгы мәгълүматлары буенча, хәзер өлкән Швецовка каршы яңа җинаять эше кузгатылган.
Элеккеге министрның улын “Пассажир автотранспорт комбинаты” ГАҖ милке белән бәйле махинацияләрдә шикләнәләр. Шул сәбәпле, фирмага 60 млн сумнан артык зыян килгән.
Фото: Александр Елисеев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев