“Бишле”гә укыйм дип йөрмим дә...
Алтын медаль алуы җиңел булмаячак. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларны бүләкләү тәртибенә үзгәрешләр кертергә җыена. БДИны 70тән ким баллга тапшыручылар аннан мәхрүм калырга мөмкин. Мәгариф түрәләре киләчәктә медальсез калучылар саны ике тапкыр кимеячәк дип фаразлый. Яхшы укуның бәясе күпме тора?
Узган ел “Укудагы казанышлар өчен” бирелә торган Россия медаленә ия булучыларның 30 проценты белемен акламаган. Олимпиадада җиңүчеләрнең 40 проценты БДИдан чик баллны да җыя алмаган. Соңгы вакытта вузлардагы бюджет урыннарына эләгә алмаган балаларның әти-әниләре министрлыкка еш мөрәҗәгать итә башлаган. Чөнки укырга кергәндә медаль ияләренә, олимпиадаларда җиңүчеләргә өстенлек бирелә. Россиянең баш педагогы Ольга Васильева, һәр медальне тикшерәчәкбез, дип белдергән иде.
Казанда узган утырышта Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең идарә башлыгы Евгений Семченко да, медаль алучыларның саны ике тапкыр кимергә мөмкин, дип фаразлады. “Медальгә дәгъва кылу өчен БДИ нәтиҗәләре яхшы булырга тиеш. Әлегә хәлләр бик үк мактанырлык түгел. Бу илнең бөтен төбәкләренә дә хас. Монда Татарстанны мактап та, хурлап та булмый”, – диде Мәскәү кунагы.
Элеккеге мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның да медальләр турында сүз кузгатканы булды. “Медаль алу өчен БДИда уртача балл 75тән дә ким булмаска тиеш. Барлык фәннәрдән “бишле”гә укыганнарның математика сынавында 40 балл да алмавы дөрес түгел бит инде! – диде ул. – Россия медале укучының белемен гадел бәяләми. Аны 10-11 нче сыйныфта “5ле”гә укыганнар ала. Татарстан медале унбер ел буе яхшы укыган һәм имтиханны яхшы тапшырганнарга гына бирелә”.
Узган ел республикада 1924 укучы Россия медале белән бүләкләнгән. Бу – укучыларның 13 проценты. Татарстан медаленә 462 кеше дәгъва кылса, нибары 299ы гына белемен аклаган. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт шәһәрләрендә медальгә лаек булучылар күбрәк булган.
Медальгә лаек булучылар әлеге яңалыкны ни дәрәҗәдә хуплый?
– Мин мәктәпне биш ел элек тәмамладым. Алтын медальне алуы күңелле. Әмма вузга укырга кергәндә бернинди өстенлек тә булмады. Математика сынавында 70тән кимрәк балл җыйдым. Башка фәннәрдән югары иде. БДИны кирәкле әйбер түгел дип саныйм. Билет алып, укытучыга сөйләү белемне күбрәк ачыкларга ярдәм итә. Яхшы укымаганнар да, югары балл туплап, вузларга укырга керде. БДИ ул – бәхет эше, – ди икътисад белгечлеген үзләштерүче Алия Зарипова.
КФУның өченче курс студенты Лилия Әхмәтгалиева мәктәптә “5ле”гә генә укыган. Имтихан нәтиҗәләре дә яхшы булган. Әмма фәлән кадәр балл җыярга кирәк дигән яңалыкны хупламый. “Яхшы укыган укучылар да имтиханда каушап кала. Үзем дә күрдем андыйларны. Белгәнемне дә онытып бетердем, диделәр. Сынауда 70 балл җыю җиңел түгел”, – ди ул.
“Имтиханда 75 балл туплый алмаганнарга “отличник” исемен йөртәсе дә юк. Дөрес, кайбер укучылар гуманитар яки техник фәннәрне тартып бетермәскә мөмкин. Әмма 99 проценты яхшы балларга тапшыра ала дип саныйм. 50-60 балл да җыя алмаганнарга медаль бирмәскә кирәк”, – ди Кама Тамагы районының кадетлар мәктәбе директоры Илшат Гомәров.
Медальләрнең кыйммәте бөтенләй югалып бетмәдеме? “Бетте дип әйтеп булмый. Соңгы елларда вузларга кергәндә медаль алучыларга ярдәм итә башладылар. Техник вузларда – 10, гуманитар уку йортларында 5 баллга кадәр өстәлә. Көллиятләргә андыйлар имтихансыз гына үтә. Ике бала бер үк балл җыйганда өстенлек медаль иясенә бирелә. Медалең булып та, БДИ нәтиҗәсе начар булу дөрес түгел. Яхшымы-яманмы, илдә бу имтихан кертелгән бит инде”, – ди КФУның укыту һәм тәрбия кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы Әнвәр Хуҗиәхмәтов.
Күптән түгел БДИга багышланган брифингта да журналистлар медальләр турында сорашты. “Укучыларыбыз күп очракта үз белемен аклый. Быел да нәтиҗәләр күңелне төшермәс дип уйлыйбыз. Кайсы мәктәпләрдә укучыларның белеме акланмавын уку елы ахырында җиткерербез”, – диде Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин.
Фото: https://pixabay.com | Alexandr33
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев