14 июль 2018 яңалыклары
-
Питрау - төрле милләт халыкларын берләштерә - Алексей Песошин
Мамадыш районы Җөри авылында керәшен мәдәнияте фестивале уза.
-
Бельгия җыелмасы футбол буенча дөнья чемпионатында өченче урынны яулады
Бу - Бельгия футболчыларының шундый югарылыкка тәүге тапкыр ирешүе.
-
Мамадышта Питрау бәйрәме башланды
Быел Җөри авылында Питрау бәйрәме 19нчы тапкыр уздырыла.
-
Вадим Захаровның икенче баласы туган
Җырчы Ввдим Захаровның кызы туган. Бу хакта ул үзенең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте.
-
Бөтенроссия авыл Сабан туеның баш батыры билгеле
Курган өлкәсе Әлмән авылында узган бәйгедә биш батыр да Башкортстаннан.
-
22 октябрь Россия футболы көне буларак билгеләнәчәк
Бу көн совет спорты легендасы Лев Яшинның туган көненә туры китерелгән.
-
Рөстәм Миңнеханов Курган өлкәсе татар конгрессына микроавтобус бүләк итте
Көрәш батырына Президенттан "Лада Гранта" автомобиле тапшырылачак.
-
Бөтен дөньяга футбол яратуыбызны күрсәттек - "Россия-2018" оештыру комитеты җитәкчесе
Алексей Сорокин чемпионатка дип кертелгән барлык яңалыкларның уңышлы гамәлгә ашырылганын билгеләп узды.
-
Бөтенроссия авыл Сабан туеның ат чабышында җиңүчегә автомобиль бүләк иттеләр
"Шевроле-Нива" автомобиле губернаторның махсус бүләге.
-
Рөстәм Миңнеханов Кургандагы Бөтенроссия авыл Сабан туеннан видеоны интернетка куйды
Бүген Рөстәм Миңнеханов Кургандагы Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнаша.
-
Казанда газ-һава катнашмасы кабыну аркасында ир-ат һәм яңа туган бала зыян күргән
Бу хәл кичә кич Зур Урам урамындагы 9 йортта булган.
-
Рөстәм Миңнеханов Кургандагы Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнаша
Татарстан Президенты һәм Курган өлкәсе җитәкчеләре үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады.
-
Путин белән Трамп очрашкач, Россия һәм АКШ багланышлары турында сөйләшәчәк
Очрашуда президентлар Сириядәге кризис турында да фикер алышачак.
-
Хатыны Данир Сабировка Илсөя Бәдретдинова өчен “үчен кайтара”
Бер-ике көн элек Данир Сабировның Инстаграмында кызыклы фотолар пәйда булды дип язган идек. Беренчесендә Данирның Илсөя Бәдретдинованы биленнән тотуы һәм моны хатыны Миләүшәнең күреп алуы төшерелсә, икенче сурәттә Илсөя белән Миләүшәнең ни турындадыр кызып-кызып сөйләшүен чамаларга мөмкин.
-
Теләчедә сусаклагыч төзи башладылар
Тиздән биредә су күселәренә генә түгел, кыр үрдәкләре, кыр казлары һәм челән ише киек кошларга да менә дигән яшәү урыны булачак.