"Шевроле-Нива" автомобиле губернаторның махсус бүләге.
Курган өлкәсе Әлмән авылында узган Бөтенроссия авыл Сабан туеның ат чабышында җиңүчегә "Шевроле-Нива" автомобиле бүләк иттеләр.
Воронеждан Юрий Карташовның "Покой" кушаматлы аты беренче булып килде.
Ат чабышын губернатор белән бергә Татарстан Президенты да карады.
Фото: Рәмис Латыйпов


Нет комментариев