16 октябрь 2019 яңалыклары
-
Айваз Садыйров: "Өйләнгәч, сөйләнүсез булмый икән"
«Татар радиосы» баш мөхәррире Айваз Садыйровның өйләнүе турында язган идек. "Матбугат.ру" алдан хәбәр иткәнчә, туй 13 октябрьдә Казанның "Туган авылым" комплексында узды. Ә никахны 29 сентябрь көнне Арчада укыттылар.
-
Казан үзәгендә чит ил машиналары катнашындагы авариядә ике кеше зыян күргән
Юл-транспорт һәлакәте Вишневский һәм Калинин урамнары киселешендә булды.
-
Участок инспекторын сайлыйк!
”Халык участок инспекторы” дигән Бөтенроссия конкурсының икенче этабы бара. Быел тугызынчы тапкыр оештырылучы әлеге бәйге полиция хезмәткәрләренең эшенә тиешле бәя бирү өчен эчке эшләр органнары белән җәмгыять арасындагы хезмәттәшлекне чагылдыруның ачык мисалы булып тора. Безнең районнан конкурста Эзмә, Курсабаш авыл җирлекләренә хезмәт күрсәтүче полициянең өлкән лейтенанты Фәнил Мөбарәков катнаша.
-
Лениногорскида мәчет янында «Инфинити» тәгәрмәчендә кул гранатасы таптылар
Хәзерге вакытта табылдыкны Казанга алып киләләр, анда экспертлар гранатаның сугышчан булу-булмавын билгелиләр.
-
БЕЗНЕКЕЛӘР – БЕРЕНЧЕ
4-10 октябрь көннәрендә Казан шәһәрендә Бәйсез дәүләтләр берлеге (БДБ) илләре арасында мәктәп укучылары спорты буенча VII халыкара фестивале узды. Анда Татарстан командасы составында теннис буенча Саба гимназиясе укучылары Камилла Шиһапова, Гадел Вәлимөхәммәтов, Илсөяр Кәримуллина, Камил Вилданов республика данын яклап чыгыш ясадылар.
-
«Демография» проекты кысаларында Татарстан пенсионерлары диспансерлаштыру уза
Эльмира Зарипова 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансерлаштыруга алып баручы «социаль такси»ның Арча районында ничек эшләвен тикшерде.
-
Санкт-Петербургта республика фермерларының экологик чиста һәм натураль продукциясе белән «Татар йорты» ачылачак
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 19 октябрьдә Санкт-Петербургта «Хасанский» дәүләт универсаль базарында авыл хуҗалыгы залы бинасында гадәттәге көзге “Уңыш - 2019” бәйрәме узачак һәм шунда “Татар йорты” үз ишекләрен ачачак.
-
Россиядә электрон паспортларның кайчан бирелә башлаячагы билгеле булды
2020 елның мартында Мәскәүдә Россия гражданнары өчен электрон паспортлар бирү буенча эксперимент старт алыр дип көтелә. Бу хакта хокукый актлар проектлары порталында басылып чыккан Президент Указы проектында әйтелә.
-
Синоптиклар ноябрьдә һава торышы ничек үзгәрәчәген әйтте
РФ Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина ноябрьдә һава температурасы нормадан югарырак булачак дип фаразлый. Бу хакта «Российская газета» яза.
-
Бала сөйләме дөрес ачылсын
Балагызның теле ничек ачылды? Сөйләшергә өйрәнгәч, хәреф-авазларны дөрес әйтәме? Әлбәттә, сөйләм кимчелеге булган балалар белән белгечләр - логопедлар шөгыльләнергә тиеш. Әмма ата-ана күп очракта баласын логопедка 5 яше тулганнан соң гына алып бара. Нәниләрнең сөйләменә 4 яшьтә үк игътибар итәргә кирәклеген күпләр белеп бетерми, күрәсең. Сөйләмдәге тайпылышларны вакытында күреп алсалар, ата-аналар күп кенә мәшәкатьләрдән арынырлар иде.
-
Коткаручылар һәм волонтерлар Алабугада адашкан әбине тәүлек буе эзли
Мурзиха авылыннан 78 яшьлек хатын өеннән чыгып китеп югала.
-
Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова белән күңелсез хәл булган
Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова гаиләләре белән Төркиядә ял иткән вакытта күңелсез хәл була, аларның туй балдакларын, Гүзәлнең алтын йөзекләрен урлыйлар. Бу хакта Илназ Баһ инстаграмда хәбәр итә.
-
Кызларның кияүгә чыгасы килми, чөнки ир-егетләр…
Көннәрдән бер көнне электрон почтага кызык кына хат килеп төште. Хат хуҗасы интернетта “ВТ” хәбәрчесенең фотосын күреп, аны бик ошатуын, үзенә хатын эзләвен язган. Мондый хатларга ышаныргамы, юкмы? Гомумән, гаилә корырга теләүчеләр үз ишләрен ничек таба?
-
“КҮПТӘННӘН КИРӘК БУЛГАН“
Шөкер, республикабыз Россиядә барлык яктан да алга киткән төбәкләрдән санала. Шуңа да тормышта ниндидер яңалык кертергә кирәк булса, пилот проектлары өчен Татарстан еш сайлап алына.
-
Булат Җиһаншин татарча "терминатор" төшергән
Булат Җиһаншин яңа җырына клип төшерән. Аны татарча "терминатор" дип атарга да була. Булат Җиһаншин көе, Нур Амстердам сүзләренә язылган әлеге клип, кызыклы сюжет, чыннан да, татар эстрадасына яңа сулыш өрә.