БЕЗНЕКЕЛӘР – БЕРЕНЧЕ
Район яңалыклары

БЕЗНЕКЕЛӘР – БЕРЕНЧЕ

4-10 октябрь көннәрендә Казан шәһәрендә Бәйсез дәүләтләр берлеге (БДБ) илләре арасында мәк­тәп укучылары спорты буенча VII халыкара фестивале узды. Анда Татарстан командасы составын­да теннис буенча Саба гимназиясе укучылары Камилла Шиһапова, Гадел Вәлимөхәммәтов, Илсөяр Кәримуллина, Камил Вилданов республика данын як­лап чыгыш ясадылар.

 Районыбыз командасы БДБ ил­ләре арасында үзләрен иң яхшылар дип танытып,  турнирда 1 урын яуладылар.   Шәхси зачетта Камилла һәм Гадел  –  1 урын, Илсөяр – 3 урын алуга иреште.   Камил «Иң яшь катнашучы» дигән махсус бүләккә лаек булды.   


Нет комментариев