Саба укучылары агробизнес дөньясы белән таныштылар
Район яңалыклары

Саба укучылары агробизнес дөньясы белән таныштылар

Бөтенроссия профориентация атналыгы кысаларында «ОНИКС» мәгариф үзәгенең 8 сыйныф укучылары «Сабагро» оешмасында булдылар.

Укучылар илнең авыл хуҗалыгын үстерүдә мөһим роль уйнаучы предприятие эшчәнлеге белән таныштылар. Һәм компаниянең эше өч төп юнәлештә оештырылуын белделәр: авыл хезмәтчәннәре өчен заманча машиналар һәм җайланмалар кую; авыл хуҗалыгы техникасына техник хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау; Хуҗалыкларны сыйфатлы запас частьләр белән тәэмин итү.

Укучылар авыл хуҗалыгы техникасын күреп кенә калмадылар, агропром яңалыклары белән дә таныштылар. Мондый очрашулар укучыларга авыл хуҗалыгында һөнәрнең ни дәрәҗәдә кызыклы, технологик һәм перспективалы булуын яхшырак аңларга ярдәм итә.


Нет комментариев