17 апрель 2023 яңалыклары
-
Хәерле сәгатьтә!
Районда сабан культуралары чәчү башланып китте.
-
Сабада күпбалалы гаиләләргә йорт төзергә бирелгән урамнарга асфальт салына башлады
Бүгенге көндә Байлар Сабасы бистәсенең күпбалалы гаиләләргә бирелгән җир участокларында яңа йортлар саны көннән-көн арта. Димәк, әлеге кварталда инфраструктура үсешен кайгырту мәсьәләсе көн кадагына килеп баса.
-
Татарстанда балаларга талпаннар һөҗүм итә башлаган
Быел талпаннар иртәрәк уянды, Түбән Кама шәһәр балалар хастаханәсендә баланы талпан тешләү турында беренче мөрәҗәгать 23 мартта теркәлгән. Узган ел беренче очрак 14 апрельгә туры килгән иде.
-
«Зәлинә» салаты
Бу салат табында иң беренче ашалып бетә. Ул җиңел һәм тиз әзерләнә. Сез дә аны тәмләп ашарсыз һәм үзегезнең яратып әзерли торган ризыклар исемлегенә теркәп куярсыз дип ышанабыз.
-
Район финансистлары пенсия һәм социаль түләүләр белән таныштылар
Районның пенсия һәм социаль страховка Фонды белгечләре Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләрен пенсия һәм социаль түләүләрнең кайбер формалары белән таныштырдылар.
-
«Саба-Арена» Рәсәйнең 18 төбәгеннән килгән теннисчыларын каршы алды
13-16 апрель көннәрендә «Саба-Арена» базасында Россия Өстәл теннисы федерациясенең ир-атлар арасында югары А Лигасы команда чемпионатының 4 туры узды.
-
ХӘМЗИННАР: гасырларга сузылган мәгърифәтчелек
Май аенда 100 еллыгын билгеләп үтәчәк бай тарихлы Шәмәрдән урта мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирү эшенә күпләгән укытучылар гаиләләре белән алынган. Алар үз хезмәт чорында халык мәгарифен үстерүгә зур өлеш керткән. Мөгаллимнәр династияләре арасында Хәмзиннар аерым урын алып тора. Аларның гаилә шәҗәрәсе, тормышлары, эшчәнлекләре турында шактый мәгълүматлар тупланды.
-
«Транснефть – Прикамье» в первом квартале выполнило диагностику около 600 км трубопроводов
«Транснефть – Прикамье» в первом квартале 2023 года выполнило диагностическое обследование около 600 километров участков магистральных трубопроводов на территории республик Татарстан и Чувашия, Самарской области и Пермского края.
-
Сатыш каберстанында өмә үткәрелде
Изге Рамазан аенда Сатыш авылында игелекле гамәл башкардылар- авыл зиратында өмә уздырдылар.
-
Сабада узган районкүләм ифтарда 800гә якын халык авыз ачты
Зур масштаблы авыз ачтыру быел да районыбыз җитәкчелеге, Саба районы мөхтәсибәте тарафыннан иганәчеләр, шәхси эшмәкәрләр, аерым затларның сәдака акчаларына оештырылды. Ифтарда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов та катнашты.