Бу салат табында иң беренче ашалып бетә. Ул җиңел һәм тиз әзерләнә. Сез дә аны тәмләп ашарсыз һәм үзегезнең яратып әзерли торган ризыклар исемлегенә теркәп куярсыз дип ышанабыз.
Салат катлам-катлам итеп ясала:
кореячә кишер
вак итеп туралган сыер ите
тозлы кыяр
йомырка
сыр
Һәр катламны челтәрләп майонез белән сылыйсы
Хәерле ризык булсын!
Нет комментариев