Сабада күпбалалы гаиләләргә йорт төзергә бирелгән урамнарга асфальт салына башлады
Район яңалыклары

Сабада күпбалалы гаиләләргә йорт төзергә бирелгән урамнарга асфальт салына башлады

Бүгенге көндә Байлар Сабасы бистәсенең күпбалалы гаиләләргә бирелгән җир участокларында яңа йортлар саны көннән-көн арта. Димәк, әлеге кварталда инфраструктура үсешен кайгырту мәсьәләсе көн кадагына килеп баса.

  Шул максатны тормышка ашырып, Балкыш, Тургай, Ватан, Балачак, Алмагач урамнарына асфальт юл салына башлады. Бу эш “МДСУ-1” җәмгыяте тарафыннан җирле бюджет хисабына башкарыла.


Нет комментариев