17 август 2023 яңалыклары
-
Татарстан Республикасының биатлон буенча җәйге беренчелегендә райондашларыбыз уңышы
11-13 август көннәрендә Казан шәһәренең Мирный бистәсендә 2009-2012 елгы егетләр һәм кызлар арасында пневматик винтовкадан биатлон буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды.
-
Сабада физкультурачылар көне уңаеннан үткәрелгән ярышларда 80 яшьлек йөгерешчеләр дә катнашты
Әлеге бәйрәм профессиональ спортчыларныкы гына түгел, ул илебездә 1939 елдан бирле үткәрелеп, барлык спорт яратучыларны үзенә җыя. Районыбызда да ел саен физкультурачыларның зур активлыгы белән үтә.
-
Шәмәрдәндә “Мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясе узды
Аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче укучыларга мәктәп кирәк-яракларын Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов тапшырды.
-
Как живут простые люди в Лисичанске? История жителей прифронтового города
«В любой момент можно ждать прилёта снаряда по мирным жителям»
-
Татарстанлыны ЮХИДИ бүлеге башлыгына 100 мең сум ришвәт бирергә омтылуда гаеплиләр
Татарстанда яшәүчене ЮХИДИ бүлеге башлыгына ришвәт бирүдә гаеплиләр. Бу турыда Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
-
Чәбки Саба авылында юллар тәртипкә китерелә
Юл төзелеше «ЩПС» республика программасы буенча алып барыла
-
Чаллыда бөерне чистарту өчен ясалма кан тамырлары урнаштырып, уникаль операция ясаганнар
Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә диализ процедурасы — бөерләрне ясалма чистартуны бот артериясеннән чыгып торган көпшәләрдән башка гына булдырып чыгар өчен ир-атка ясалма кан тамырлары урнаштырганнар. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Гомуми йорт тирәләре чәчәклеккә күмелгән
Байлар Сабасында күпфатирлы йортларда яшәүчеләр арасында хыялый, матурлыкны күрә белүче, тормышны яратучы һәм үзенең фантазиясен эшкә җигеп, башкалар да сокланырлык матурлык тудыручылар бар.
-
Сабада кызу көннәр дәвам итә
Халык сынамышы: августта берничә тапкыр яшен булса, көз озак булыр.