Сабада физкультурачылар көне уңаеннан үткәрелгән ярышларда 80 яшьлек йөгерешчеләр дә катнашты
Әлеге бәйрәм профессиональ спортчыларныкы гына түгел, ул илебездә 1939 елдан бирле үткәрелеп, барлык спорт яратучыларны үзенә җыя. Районыбызда да ел саен физкультурачыларның зур активлыгы белән үтә.
Спорт сөючеләрне башкарма комитет җитәкчесенең инвестицияләр үсеше һәм эшмәкәрлеккә булышлык итү буенча урынбасары Илнур Котдусов сәламләде. «Районыбызда берничә спорт мәктәбе эшли, әлеге коллективлар бик матур эш күрсәтеп, спорт базасын үстерүгә зур көч куялар. Ветеран спортчыларыбыз да республика буенча районыбыз данын лаеклы яклыйлар. Киләчәктә дә барыгызга да спорт зур җиңүләр алып килсен», – диде Илнур Илдус улы. Тантаналы өлештә әлеге бәйрәмгә зур казанышлар белән килгән һәм районыбызда физкультура-спортны үстерүгә лаеклы өлеш кертүчеләр ТР Спорт министрлыгы, район башлыгы, спорт бүлегенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, «ТР физкультура һәм спорт отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр. «Саба-Арена», «Олимп» спорт мәктәбе директорлары Артур Баһманов һәм Рифат Хисамовка РФ Дәүләт Думасы физкультура һәм спорт комитетының Мактау грамотасы тапшырылды. Тантаналы өлеш төрле уеннар белән дәвам итте. Күңелең теләгән төрдә үзеңне сынап карарга була иде: аркан тарту, кул көрәше, йөгерү, пневматик мылтыктан ату, пляж волейболы, гер күтәрү, эстафета, бура һәм башка уен төрләренең җиңүчеләре ачыкланды. Әлеге чарада авыл җирлекләре, оешма-предприятиеләр командалары, шәхси мөмкинлеген сынаучылар, барысы 300дән артык спортчы катнашты.
Шәмәрдәннән Гөлфирә Хисамиева әлеге бәйрәмдә ел саен иң активларның берсе. Ул районда узучы бер генә спорт бәйрәменнән дә читтә калмый. Быел да 1 минутка 19 тапкыр җирдән күтәрелеп 1нче урынны яулады. «Кечкенәдән спортны яратам, мәктәптә укыганда ук төрле спорт түгәрәкләренә йөри башлаган идем. ШЛПУМГда эшлим. Волейбол буенча ТР президенты Кубогына ярышларда биш ел рәттән катнаштым. 53 яшемдә булсам да, спорт белән янәшә атларга тырышам», – ди Гөлфирә ханым. Әлеге спорт чарасында райондашларыбыз белән беррәттән, җиңел атлетика буенча Татарстанның ветераннар ассоциациясе әгъзалары да катнашты. Әлеге ассоциациянең президенты – 80 яшьлек Мәхмүт Шакиров 1600 метр араны җитезлек белән йөгереп узып, үз мисалында спортның тормыштагы ролен күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев