Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда бөерне чистарту өчен ясалма кан тамырлары урнаштырып, уникаль операция ясаганнар

Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә диализ процедурасы — бөерләрне ясалма чистартуны бот артериясеннән чыгып торган көпшәләрдән башка гына булдырып чыгар өчен ир-атка ясалма кан тамырлары урнаштырганнар. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: © видеодан скриншот

Җирле табиблар ярдәменә өметләнеп, Саргис Бадалян автошәһәргә Краснодар краеннан килә. Ир-ат Россиянең күп кенә хастаханәләренә ясалма кан тамырлары урнаштыруны сорап мөрәҗәгать итә, ләкин һәр очракта аның үтенечен кире кагалар.

Бары тик Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары гына әлеге катлаулы операциягә алына. Алар бөерләрне чистарту өчен махсус протезлар урнаштырып, уникаль операция ясый.

Хирурглар бөтен манипуляцияләрне тән тиресе астында башкара. Операция уңышлы үтә. Һәм хәзер ир-атка диализ үткәрү өчен тире астына даими үтеп керү мөмкинлеге бар. Боттан тышка чыгып торучы көпшәләрне алып ташлаганнар.

Фото: © видеодан скриншот

Хастаханәнең эндоваскуляр хирургы Марат Шәрәфетдинов мондый операцияләр бик сирәк, аларны Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә генә ясыйлар, дип искәртә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/boerlarne-cistartu-ocen-yasalma-kan-tamyrlary-urnastyryp-callyda-unikal-operaciya-yasagann-5875075

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев